Әби оныгын берничә ел бикләп тоткан

Пермьдә пенсионер ханым берничә ел үзенең оныгын бикләп тоткан. Бу хакта Федераль суд приставлары хезмәтенең Пермь крае буенча идарәсенең рәсми сайтында хәбәр ителә.

Орджоникидзев районында шәхси йортта яшәүче ханым полицияне дә, опека органнарын да йортына кертмәгән. «11 яшьлек кыз берничә ел гомуми белем бирү мәктәбенә йөрми, урамда сирәк күренә, беркем белән дә элемтәгә керми. Ул әбисе белән генә аралашып яшәгән. Йорттан әбисе әллә нигә бер азык-төлек алырга гына чыга торган була»,-дип билгеләп үтә Федераль суд приставлары хезмәте матбугат хезмәте.

Пенсионер ханымның кызы әнисеннән баланы алырга маташа, ләкин ул моңа юл куймаган. Нәтиҗәдә, 35 яшьлек ханым кызны мәҗбүри рәвештә тартып алу өчен судка мөрәҗәгать иткән. Озак сөйләшүләр нәтиҗәсендә, суд приставлары пенсионер ханымны баланы әнисенә кайтарып бирергә күндерә.


Фикер өстәү