«Болгар радиосы» алып баручыларга кастинг игълан итте

«Болгар радиосы» яшь, актив, креатив, талантлы, татар телендә камил сөйләшүче кызлар һәм егетләр арасында алып баручы вазифасына кастингка чакыра.

Кастингта 20-35 яшьлек егет һәм кызлар катнаша ала. Катнашу өчен bolgarcasting@mail.ru электрон почтасына анкета тутырып һәм 3 минуттан артмаган аудиоязма юлларга кирәк.
Аудиоязмада үзегез теләгән темага хәбәр/ импровизация һәм газетадан яңалык укып җибәрү сорала. Гаризалар 15 февральгә кадәр кабул ителә.


Фикер өстәү