Ковидтан вакцина ясаткач авырып китүчеләрнең аерым исемлеге туплана

Татарстанда узган тәүлектә коронавирус инфекциясе белән 86 кешенең авыруы мәгълүм. Гыйнвар аенда да, декабрь аендагы кебек эпидемиологик вазгыять тотрыклы саклана. Бу хакта Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина матбугат конференциясендә җиткерде.

– Декабрь аенда авыру күрсәткече уртача 91 очрак туры килсә, гыйнварда – 91, – ди ул. – Республикада ОРВИ белән авыру очраклары да эпидемиологик бусагадан түбән. Бары тик Казанда гына 15 процентка югары.
Белгеч бу күрсәткечне дә бик югары түгел ди. Октябрь аенда авыручылар кисәк артып, эпидемиологик бусагадан 40–50 процентка күтәрелгән. Татарстанда сезонлы грипп белән авыручылар да юк әлегә. Россия күләмендә алганда, 3 очрак теркәлгән.
Республикада коронавирус инфекциясеннән 9345 кеше вакцина ясаткан. 1876 кеше вакцинацияне ике этапта да узган. Республикага 13 400 доза «Спутник V» кайткан. Киләсе атнага яңа партияне көтәләр. Февральгә кадәр барлыгы 190 мең доза кайтачак. Әле эш башланганда республикада прививка ясау белән 57 медицина оешмасы шөгыльләнә иде. Хәзер аларның саны 71гә җиткән, киләчәктә тагын да артырга тиеш. Халык исә һаман да вакциналар җитәрлек булмаудан һәм озак көтәргә кирәклегеннән зарлана. Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков бу уңайдан сабырлык күрсәтергә өнди.
– Вакцинаны бүген яки иртәгә ясатып бетерәсе иде, никадәр тизрәк, шулкадәр яхшырак, дигән фикер булырга тиеш түгел. Ясатыр өчен язылырга һәм вакыты килеп җиткәнне көтәргә кирәк. Белгечләр үзләре тиешле сәгатьтә чакырып алыр. Бер медицина оешмасы да көн саен 100 кешегә прививка ясарга әзер түгел, – диде ул.
Тагын бер сәбәбе: вакцина җитәрлек кайтмаган әле. Чиратка исә Дәүләт хезмәтләре порталы аша, 122 номерына, яшәү урыны буенча сырхауханә регистратурасына шалтыратып язылырга мөмкин. Аны ясаткан кешеләргә аерым таләпләр: бик нык сакланырга кирәк. Битлекләрне кияргә, дистанция турында онытмаска. Роспотребнадзор идарәсе ковидка бәйле чикләүләрне бетерергә җыенмый. Республика халкының кимендә 61 процентында күмәк иммунитет барлыкка килгәч кенә, ул хакта сүз алып барырга мөмкин булачак, диләр. Ковидтан вакцина ясаткач, авырып китүчеләр дә бар, андыйларның аерым исемлеге туплана икән. «Ковидны вакцина китереп чыгара алмый, монда сәбәп башкада», – ди Владимир Жаворонков. Вакцина ясаткач, чирдән саклану чаралары күрергә кирәклеген тагын бер мәртәбә искәртте ул.

Фәния Арсланова


Фикер өстәү