Терлекләрдә лейкоз авыруы буенча алдынгы һәм артта баручы районнар билгеле

Соңгы елларда республикада лейкозга каршы көрәш алып барыла. 2014 елдан бирле бу авыру ике тапкырга кимеде. 2019 ел белән чагыштырганда, узган ел авыру йоктыру очраклары 2,4 процентка кимегән. Һәм бүген ул 8,7 процентны тәшкил итә.
Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе һәм Россельхознадзорның Татарстандагы идарәсенең еллык коллегиясендә бу мәсьәләдә үз эшләренә җаваплы караган районнар исемлеген атадылар. Балтач, Әтнә, Саба, Кукмара, Теләче, Арча районнарында лейкоз белән авыручы маллар юк.
– Соңгы елларда терлекләрен сәламәтләндерү буенча Ютазы, Зәй, Тукай, Сарман районнары яхшы эшләде, — диде Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов.
Шулай ук ул малларның сәламәтлеген кайгырту буенча Тәтеш, Аксубай, Бөгелмә, Буа районнарында да эш яхшы дәрәҗәдә алып барылганлыгын билгелә узды.
Кызганыч, узган ел начар күрсәткечләр күрсәткән районнар да бар. Болар – Кама Тамагы, Нурлат, Лаеш, Яңа Чишмә, Минзәлә, Әлки. Ел ахырына булган мәгълүматлар буенча, бу авыру буенча 167 хуҗалык имин булмаган булып санала.
Алмаз Хисаметдинов әйтүе буенча, терлекләрнең баш санын киметмичә дә авыруга каршы уңышлы көрәшү алымнары бар. Ветеринарлар ел саен авыруны йоктыру очракларын 3 процентка киметү бурычын куя.


Фикер өстәү