Ирада Әюпова: «Иҗат коллективларын банкет үткәрү дәрәҗәсенә төшерергә ярамый»

Татарстан Мәдәният министрлыгының 2020 ел эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2021 елга бурычлары турындагы йомгаклау утырышы Чаллы шәһәрендә Аяз Гыйләҗев исемендәге Татар дәүләт драма театрында уза. Театр әле узган елны гына, реконструкциядән соң ачылган иде. Утырышта исә төп игътибар Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын үткәрүгә, матди булмаган мирас мәсьәләләренә бирелде.

Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев шәһәрнең мәдәни яңалыклары турында сөйләгәндә, коммуникация һәм рухи кыйммәтләр беренче урында торуын белдерде.
Мәдәният министры Ирада Әюпова пандемия шартларындагы кыенлыклар һәм ирешелгән уңышлар турында сөйләде. Баксаң, Россия буенча алганда без онлайн мәдәни чаралар үткәрүдә һәм карантиннан соң мәдәният оешмаларына тамашачыны җәлеп итүдә беренчеләр икән. Алга таба министр 160 миллион онлайн караучыга ирешергә дигән максат куйды.
Министр әйтүенчә, пандемия вакытында бер генә хезмәткәр дә социаль яктан авыр хәлдә калмаган. Ләкин бюджетка карамаган мәдәни оешмалар, кинотеатрларның хәле читенрәк булган.
Моннан тыш, министр бюджет оешмаларының ижат коллективлары хәленә аерым тукталды. Иҗат коллективлары банкет үткәрүләр дәрәҗәсенә калмаска тиеш, дип филармония җитәкчеләренә кисәтү дә ясады. «Коллективлар һич югы онлайн чыгыш ясый ала», – диде ул һәм үрнәк итеп, Камал театрының түләүле онлайн-спектакльләрен китерде.
Узган ел катлаулы елларның берсе булды. Шуңа да карамастан, грантлар тапшыру юнәлеше туктап калмаган һәм шактый конкурслар үткәрелгән. Әйтик, авыл җирлегендә урнашкан иң яхшы мәдәният йорты конкурсы. Аңа 342 гариза кабул итеп алынган, шуның 85е билгеләп үтелгән. Нәтиҗәдә 85 мәдәни оешмага 8 млн 500 мең сум күләмендә, 63 мәдәният хезмәткәренә 3 млн 150 мең сум күләмендә акчалата ярдәм күрсәтелгән. Моннан тыш ТАССРның 100 еллыгына багышланган конкурс һәм башка матди ярдәм күрсәтү чаралары үткәрелгән.
Ярдәм дигәннән, быел 500 мәдәният йорты югары тизлектәге интернетка тоташтырылачак. Чөнки пандемия вакытында авыл клубларының нәкъ менә техник җиһазланыш ягыннан аксаганы беленгән.
Әйткәнебезчә, коллегия матди булмаган мирасны саклау һәм популярлаштыруга аеруча басым ясады. Традицион мәдәниятне үстерү республика үзәгенә халык уен коралларында уйнарга өйрәнү программасын эшләү йөкләнде.
Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов республикага музыкаль театр кирәклеген кабат искәртте. Сәхнәдән әлеге фикер яңгырагач, аның барлыкка килүенә күп калмаган дип фаразларга нигез бар.
Россия мәдәният министры урынбасары Ольга Ярилова республика җитәкчелегенә мәдәният объектларын төзегән һәм төзекләндергән өчен рәхмәт әйтте. Мәдәният буенча бер кешегә тотылган чыгым 4000 сумнан артык чыга, бу ил күләмендә иң югары күрсәткечләрдән дип исәпләнелә.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, йомгаклап, мәдәният өлкәсенең пандемия вакытында терапевтлар ролен үтәвен билгеләп үтте:
– Халыкның өмете мәдәният аша ныгыды. Күпләр социаль челтәрләр аша мәдәни чараларда катнаша башлады. Элек, бәлкем, аның моңа матди мөмкинлеге дә булмагандыр. Ләкин бер генә яңа технология да күзгә-күз аралашуны алмаштыра алмый. Шуңа күрә без пандемия үтү, тулы заллар турында хыялланабыз. Һәр клуб, һәр оешма Туган телләрне саклау елында үз өлешен кертергә тиеш. Чөнки бу коллективлар – тарихны саклаучылар да. Ә бездә 2000гә якын мәдәният йорты бар…

Гөлинә Гыймадова


Фикер өстәү