Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин: «Без – ак яктан»

Күз алдына китерегез, ел саен Балтачтан 60 тонналы, 60 вагонлы 35 эшелон үтә. Саннарга әйләндерсәң, районда савылган сөт бу. Балтачта, безнең нефть – сөт, дип әйтергә яраталар. Бу, чыннан да, шулаймы? Район башлыгы Рамил Нотфуллин белән авылның бүгенгесе һәм киләчәге турында сөйләштек.

Рамил Рәшитович, Балтачны «ак як» диләр. Бүгенге вазгыятьтә телне, горефгадәтләрне, әхлакны саклау җиңел түгел

– Безнең төбәккә кем генә килсә дә, иҗат кешесеме, зур җитәкчеме – һәммәсе районның гаҗәеп табигатенә, аннан да бигрәк кешеләренең тырышлыгына, уңган-булганлыгына сокланып китә. Һөнәрле, белемле, мәгърифәтле булганга, гомер бакый «ак як» дип дан алган бит инде Балтач. Ил, дөнья күләмендә танылган галимнәребез дә, спортчыларыбыз, рәссамнарыбыз, иҗат-сәнгать әһелләребез дә, Коръәндә дә иң изге һөнәр саналган мактаулы игенчеләребез, кыскасы, районыбызны танытырдай шәхесләребез байтак. Районда 85 проценттан артык татар, 12 процент удмурт халкы яши. Бердәнбер мари авылы бар. Төрле милләт вәкилләре тату гомер кичерә. Моны элек-электән килгән дөрес тәрбия дип саныйм. Удмурт, марилар да татарчаны яхшы белә. Балтачтан чыккан зыялыларыбыз арасында да, шөкер, тел, авыллар язмышы өчен янып-көюче, район белән элемтәләрен өзмәүче шәхесләребез шактый. Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов та безгә ныклы таләп куя. Дөрес, мәктәпләрдә татарча укытыла, авылларда бу яктан проблема юк. Тик район үзәгендәге мәктәп һәм гимназиядә, кызганычка, татарча укыту җитәрлек түгел. БДИ бирәсе бар, дип, әти-әниләрнең балаларын русча укытырга теләве белән бәйле бу. Дөрес, соңгы вакытта гимназияне милли үзәк итеп оештыру буенча эш башладык. Татарлыкны үзебез сакламасак, кем саклар?

Халык җиргә карата тугрылыгын саклыймы?

– Кызыл сүзләр булып тоелса да, дөресе шулай: бездә ул – халыкның яшәү рәвеше. Бүген дә авылларда күпчелек кеше терлек асрап, сөтен, итен сатып көн күрә, үз хуҗалыгында өстәмә акча эшли. Авыл хуҗалыгы районы булсак та, бездә – кәсле-көлсу туфрак. Заманында, Балтачта игенчелек белән шөгыльләнеп булмый, анда урман гына үстерергә кирәк, дип әйткәннәр. Әмма безгә кадәрге җитәкчеләрне мондый авырлыклар куркытмаган: Балтач республикада нәкъ менә авыл хуҗалыгы районы буларак танылган.

Беркемгә дә сер түгел, бүген күп авылларда терлек саны кими. Бигрәк тә сыер асраучылар. Бу уңайдан сездә хәлләр ничек?

– Республикада башка бер генә районда да шәхси хуҗалыкларда моның кадәр терлек юк – бездә 17 мең баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 7000ләп сыер исәпләнә, бу саннар гел арта. Шәхси хуҗалыкларда көнгә 65 тонна сөт сатыла. Акчага әйләндерсәк, бу – миллион ярым сум дигән сүз. Әле бу бит сөт җыючылар аркылы сатылганы гына, үз сөтен үзе урнаштырган кешеләр дә шактый. Сөт җитештерү буенча без республикада  иң күп сөт савыла торган өч район арасында. Елына 100 мең тонна сөт җитештерергә дигән максатыбызга без бик-бик якын. Үз алдыбызга көндәлек 300 тонна сөт җитештерергә дигән бурыч та куйган идек. Җәйгә ул чиккә җитәрбез һәм алдагы елларга 350 тоннаны максат итеп куярбыз, дибез.

Колхоз системасын саклап калу үзен акладымы?

– Бигрәк тә авылларны саклап калуда роле зур булды. Инвестор килгән урыннарда, җитештерү-табыш артыннан куу беренче планга чыгып, авыллар язмышы шактый авыр хәлдә калган очракларны ишетеп беләбез. Ә бездә сакланып калган хуҗалыклар бүген балалар бакчасына-мәктәпкә дә, мәчетләргә, мәдәният, спорт юнәлешләренә дә ярдәм итә. Авыл хуҗалыгында 30 елдан артык хезмәт куйган кеше буларак, шунысын да әйтә алам: әлегә технология ягыннан да фермерлар элекке колхозлар белән тиңләшә алмый.

Атларга мөнәсәбәтегезне дә беләсе килә

– Бала чактагы кебек атка атланып йөрү теләгем бар. Тик вакыт кына җитеп бетми. Әмма атлар яныннан узганда, башларыннан сыйпап булса да китәм. Шикәр, алма бирәм, шулай күнегелгән. Соңгы елларда район хуҗалыкларында атларга игътибар нык артты, баш санын тагын да күбәйтү бурычы куйдык. Дөрес, алар хәзер хуҗалык эшләрендә бик кирәкми инде, әмма атлардан башка булмый, алар да бит татарлыкны, гореф-гадәтләрне саклый. Менә шуны киләчәк буыннарга да тапшырырга иде, дибез. Балаларны ат спортына тарту буенча мәктәп булдыру турында хыялланабыз.

Яшьләр авылда каламы? Демография мәсьәләсе ничегрәк?

– Соңгы унбиш елда бездә үлүчеләргә караганда, туучылар саны күбрәк. Бу яктан да, шөкер, районыбыз республикада бик күпләргә үрнәк итеп куела. Билгеле, яшьләрдән башка демография була алмый. Аларны авылда калдыру буенча эшлисе эшләр дә байтак әле. Әйтик, бездә дә, башка районнардагы кебек үк, авылда төпләнеп, йорт-җир төзеп, Казанга барып-кайтып эшләүчеләр дә бар. Юллар әйбәт, Казан якын, әмма мөмкинлек булса, алар барысы да авылында, районда гына эшләр иде. Монысы киләчәккә план инде.

 

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү