Америкадагы үзгәрешләр Россиягә ни дәрәҗәдә кагылачак?

Бу атнаның төп сәяси вакыйгаларының берсе булып, ихтимал, бүгенге дөньяның иң гайрәтле, иң йогынтылы иле АКШта яңа – 46 нчы президент итеп сайланган Джо Байденның инаугурациясе, аның үз вазыйфаларына керешүе торадыр. Ак йортка Демократлар партиясе вәкиле килүгә бәйле рәвештә якындагы дүрт елда Американың тышкы сәясәтендә нинди үзгәрешләр көтелә? Ул үзгәрешләр Россиягә, бездәге тормыш-яшәешкә кайсы ягы белән һәм ни дәрәҗәдә кагылачак? Президент алышынгандагы шау-шулы вакыйгалар нәрсә турында сөйли? Шушы сорауларга җавап эзләп карыйк әле.

Үткер эшкуар, сәяси шоумен, популист, үзенең күп кыланышлары белән безнең Жириновскийны хәтерләткән экзотик зат Трамп Ак йорттан, ягъни хакимияттән китте. Китүен китте, тик ил тарихында күзәтелмәгән фетнә, җәнҗал сәбәпчесе булды. Конституция гарантының ярым провакацион өндәве сәбәпле, тарафдарларының конгресс хәтле конгресс урнашкан йорт – Капитолийга бәреп керүе, ватылган ишек-тәрәзәләр, күпсанлы булмаса да корбаннар – моның ише хәлләрне океан арты иленең моңарчы күргәне юк иде әле. Тик…

Америкага кайберәүләр, властьта очраклы кеше, дип санаган затның президентлыгы кирәк идеме, дигән сорау куеп карыйк. Ихтимал, кирәк булгандыр. Ни өчен дисезме? Гыйнвар фетнәсе оештырып, Америкадагы демократиянең, дәүләт системасының ныклыгын сынар өчен. АКШ ул сынауны үтте дияргә мөмкин. Киләчәктә ил андый хәлләргә тарымасын, аның ише сырхауга ныклы иммунитет яралсын өчен якын араларда анда барысы да эшләнәчәк. Ә инде Капитолий тирәсендәге хәлләргә карап: «Менә океан арты иленең нигезе какшый башлады, бераздан ул ишелеп төшәчәк», – дип кычкырганнар хакында, алар наданлыкта ярыша яки хыялын факт итеп күрергә тели, дияргә генә мөмкиндер.

Тавышларны кат-кат санатып та, хәтта республикачылар идарә иткән штатларда да өстенлеккә ирешә алмаган чиктән тыш мин-минлекле 45 нче президентның, теләсә нинди сылтау табып, икенче срокка каласы бик килгән иде. (Игътибар итик, бары икенче срокка, дүртенче яки бишенчегә түгел.) Тик ил Америка дип атала – янкиларда изгедән-изге әйбер саналган һәм үтәлгән Конституция, бәйсез дәүләт институтлары Трампны бөтереп алды да аркасына китереп тә салды. Демократик партия, Байден түгел, нәкъ менә алардагы дәүләт системасы. Чөнки АКШ «избирком»ы, төрле рангтагы судьялар, губернаторлар гамәлдәге президентка түгел, ә Конституциягә буйсына. Бу – алар системасының көче. Иң тоталитар илдән, иң реакцион сәясәтчене берәр хикмәт белән Ак йортка китереп утырт, система аны сындырачак кына түгел, чәйнәп тә төкерәчәк.

Бездәге обыватель бәлки гаҗәпләнәдер дә: синең кулыңда – бөтен административ аппарат, махсус хезмәтләр, көч структуралары, армия. Конгрессның өске палатасы, электоратның яртысына якыны синеке. Ә син – «мескен», икенче дүрт еллык срокка да кала алмыйсың. Әйе, алмыйсың, чөнки «административ ресурс» дигән рычагны сайлауларда куллану мөмкин түгел. Парламентта, шул ук Вәкилләр палатасында элекке берәр астронавтмы, спортчымы, торып: «Әйдәгез, Конституцияне үзгәртик тә, президентны урынында калдырыйк», – дия дә алмый. Андый кешене бөтенләй тилегә чыгарырлар иде.

АКШны беркем дә идеаллаштырырга җыенмый. Алар гөнаһсыз түгел. Үз халкы алдында булмаса, башка илләр, халыклар каршында. Әмма без Сэм агайны күпме генә хурласак та анда законнар (шул исәптән Төп закон да) үтәлә, демократия дә бар. Хакимият өч тармаклы һәм бер-береннән бәйсез. Монысы беренчедән. Икенчедән, дөньяда иң кур-кыныч вазгыять кайсы очракта яралыр иде, дигән сорау куясы килә. Җавап: әгәр дә шул ук АКШ авторитар яисә тоталитар юлга кереп китсә. Алардагы икътисади һәм хәрби куәт белән. Ул чагында янкиларның бүгенге гөнаһлары:  кайберәүләр күпертеп язган, бөтен дөньяда демократияне яклыйбыз, дигән булып ут һәм үлем чәчүе сабыйлар шуклыгы гына булып тоелыр иде. Андый вазгыятьне төштә дә күрәсе килми. Төштә күрәсе килмәгән икенче әйбер дә бар. Ул да булса – авторитар Россиянең «күлләвек»нең теге ягындагыга тиң хәрби гайрәткә, икътисади потенциалга ирешүе. Ихтимал, андый чакта без ким дигәндә ярты дөньяны стройга тезеп кенә калмас, биредә дөрес дип санаган кыйммәтләрне экспортлау белән генә чикләнмәс, ә тирә-яктагы барлык дәүләтләрне үзебезгә кушып куйган да булыр идек…

Америка мөгез чыгарырга яраткан җирән президенттан котылды. Гәрчә Трамп керем эзләп читкә качкан җитештерү көчләрен илгә кире кайтарып, башка юллар белән күпсанлы өстәмә эш урыннары булдырса, Американың җир читендәге бетмәс мәнфәгатьләрен, дөньяга сыймавын чикләргә, игътибарны ил эчендәге проблемаларга юнәлтеп, аларны чишәргә тырышса да. АКШта 60–70 еллар элек формалашкан, рәсми булмаган дәүләт доктринасы андый борылышка каршы. Алар фикеренчә, Америка чаклы Америка үз эченә бикләнә, үз проблемаларына гына өстенлек бирә алмый. Чөнки дөньядагы күпсанлы тышкы көчләр, гегемонлыкны үзенә алыр өчен АКШның йомылуын гына көтеп тора. Шул ук Кытай белән Россия. Алар, алар ишеләр белән даими «эшләп» тору зарур. Авторитар илләр көчәеп китәргә тиеш түгел.

Нәкъ шул сәбәпле Обама вакытында 8 ел буе вице-президент булган Байденның хакимияткә килүе Россиягә яхшыны вәгъдә итми, диясе килә. Санкция-чикләүләр алынмаячак кына түгел, ихтимал, көчәер дә. Моның өчен сәбәпләрне алар табып, без тудырып кына торачакбыз: кеше хокуклары, сүз иреге, үзебезчә үткән сайлаулардан алып, «Берлин пациенты»на, аның маҗараларына кадәр. Донбасс, мәгълүм ярымутрау, Украина өстендә бәреп төшерелгән «Боинг» буенча да аларның фикере үзгәрешсез. Трамп вакытында начар финанслаган НАТОны да Байден, вәгъдә иткәнчә, ныгытачак, хәтта киңәйтергә дә тырышачак. Бу исә – үз чиратында, Россиянең дә хәрби чыгымнары арта дигән сүз. Безнең өчен иң куркынычы – әлбәттә, нефть эмбаргосы һәм дә Россияне SWIFT – банкара финанс элемтәсе системасыннан чыгару. Беренчесе чимал сату базарын япса яисә чикләсә, икенчесе финанс изоляциясе тудырырга, банклар параличын китереп чыгарырга мөмкин. Бу исә – өстәмә икътисади мөшкеллек, халыкның тормыш дәрәҗәсе начараю дигән сүз. Әмма андый форс-мажор килеп чыксын өчен Россиянең үтә дә тәртипсез гамәлләр кылуы кирәктер. Алар булмас, АКШ та сак кыланыр, дип ышаныйк.

Наил Шәрифуллин


Фикер өстәү