• МӨҺИМ
  • Халыкчан
  • Документлар
  • Яңа сан
  • АРХИВ 2013-2019
  • Фото
  • Видео
  • Аудио
  • Элемтә
    • Хат җибәрү
Ватаным Татарстан
  • МӨҺИМ
    • Барысы
    • Авыл
    • Әдәбият
    • Дин
    • Җәмгыять
    • Икътисад
    • Интервью
    • Мәгариф
    • Мәдәният
    • Милләт
    • Сәясәт
    • Спорт
    • Хәвеф-хәтәр
    • Язмыш
    Галимә Тәэминә Биктимерова: Татар кызларының таланты чит җирләрдә, төрмәләрдә чери

    Галимә Тәэминә Биктимерова: Татар кызларының таланты чит җирләрдә, төрмәләрдә чери

    Чулпан Закирова: «Диснейлэндка юллама бүләк итсеннәр иде»

    Чулпан Закирова: «Диснейлэндка юллама бүләк итсеннәр иде»

    Жириновский сәясәтчеме, әллә артистмы?

    Жириновский сәясәтчеме, әллә артистмы?

    Ләлә Миңнуллина: «Күбрәк кызым сөендерә мине»

    Ләлә Миңнуллина: «Күбрәк кызым сөендерә мине»

    Рамазан ае – гөнаһлардан пакьләнә торган ай

    Рамазан ае – гөнаһлардан пакьләнә торган ай

    Акчаны кире сорамасмы?

    Акчаны кире сорамасмы?

    1 марттан нинди үзгәрешләр көтелә?

    1 марттан нинди үзгәрешләр көтелә?

    Азан догасы

    Азан догасы

    Рөстәм Миңнеханов «Ана даны» медален тапшырды: «Сезнең ярдәм һәм мөнәсәбәтегез ир-атларны рухландыра»

    Рөстәм Миңнеханов «Ана даны» медален тапшырды: «Сезнең ярдәм һәм мөнәсәбәтегез ир-атларны рухландыра»

    7 кешене янгыннан коткарган Руслан Нургалиев: «Мин үземне геройга санамыйм»

    7 кешене янгыннан коткарган Руслан Нургалиев: «Мин үземне геройга санамыйм»

    Татарстанда «Ел хатын-кыз»ларын сайладылар

    Татарстанда «Ел хатын-кыз»ларын сайладылар

    1 марттан техосмотрны яңача узабыз: нинди яңалыклар кертелде?

    1 марттан техосмотрны яңача узабыз: нинди яңалыклар кертелде?

  • Халыкчан
    • Барысы
    • Гаилә
    • Иман
    • Кайсыгызның кулы җылы?
    • Көт мине
    • Сәламәтлек
    • Серле сандык
    • Укучыларыбыз яза
    • Халык авазы
    • Һич онытасым юк
    Эш урынында алган җәрәхәт өчен нигә түләмиләр?

    Эш урынында алган җәрәхәт өчен нигә түләмиләр?

    Хиҗама ясаучы Миңнур Талтирәкова: «Кешенең йөзе – эчке әгъзаларның көзгесе»

    Хиҗама ясаучы Миңнур Талтирәкова: «Кешенең йөзе – эчке әгъзаларның көзгесе»

    Язгы исләр «хисле» була: хушбуйны ничек дөрес итеп сайларга?

    Язгы исләр «хисле» була: хушбуйны ничек дөрес итеп сайларга?

    Варикоз тромблар барлыкка китерә һәм коронавирус куркынычын көчәйтә

    Варикоз тромблар барлыкка китерә һәм коронавирус куркынычын көчәйтә

    8 Мартка бүләк бирү гөнаһ түгелдер бит?

    8 Мартка бүләк бирү гөнаһ түгелдер бит?

    Яман шештән саклаучы 4 РИЗЫК

    Яман шештән саклаучы 4 РИЗЫК

    Бүләккә гөл сайлаганда нәрсәгә игътибар итәргә?

    Бүләккә гөл сайлаганда нәрсәгә игътибар итәргә?

    Күрәгә ашасаң, күзең яхшы күрер

    Күрәгә ашасаң, күзең яхшы күрер

    ДЦП диагнозы белән туып, аны җиңгән Рузал Габитов: «Сулау гимнастикасы барлык чирләремне бетерде»   

    ДЦП диагнозы белән туып, аны җиңгән Рузал Габитов: «Сулау гимнастикасы барлык чирләремне бетерде»   

  • Документлар
    • Барысы
    • Мактаулы исемнәр
    • ТР законнары
    • ТР Президенты указлары

    ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ПРЕЗИДЕНТЫ УКАЗЫ 13.10.20

    Татарстан Республикасы Президенты указлары

    «Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында

    «Җир асты байлыклары турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында

    Мактаулы исемнәр

    Ничек үзмәшгуль булып теркәлергә?

    Ничек үзмәшгуль булып теркәлергә?

  • Яңа сан
  • АРХИВ 2013-2019
  • Фото
  • Видео
  • Аудио
  • Элемтә
    • Хат җибәрү
Табылмады
Бар результатлар

Баш бит МӨҺИМ Мәгариф

Борбаштагы малайлар пансионаты турында: «Беренче елны эшне оештыру бик җиңел булмады»

- ieditor
23.01.2021
- Мәгариф
0
Борбаштагы малайлар пансионаты турында: «Беренче елны эшне оештыру бик җиңел булмады»
0
Карулар
Share on FacebookShare on Twitter

Борбашта малайлар пансионаты да бар. Бушап калган иске мәктәп бинасын Татарстанның баш казые, Борбашта яшәүче Җәлил хәзрәт Фазлыев тәкъдиме белән дини юнәлештә эш алып баручы пансионат итеп үзгәрткәннәр. Ул 2018 елның 1 сентябрендә ачыла. Шул елны бишенче сыйныфтан җиденче сыйныфка кадәр 14 бала кабул итәләр.

Хәзер исә пансионатта бишенче-унынчы сыйныфлардагы 20 үсмер яши. Алар көндез Борбаш гомуми белем бирү урта мәктәбендә, кичен мәчет каршындагы мәдрәсәдә укыйлар. Мәдрәсәдә ислам дине нигезләре, пәйгамбәрләр тарихы, гарәп теле, гакыйдә, әдәп-әхлак дәресләре үткәрелә. Борбашта туган телдән тыш, гореф-гадәтләр дә, йолалар да, дини бәйрәмнәр дә сакланып калган һәм балалар шуны күреп үсә. Байтак кына ата-аналар өчен иң беренче чиратта әнә шул мөһим. Баласы артыннан үзләре авылга кайтып урнашучы гаиләләр дә бар. Пансионатка үсмерләр Кукмара, Саба, Арча, Чаллы, Буа, Түбән Кама, Әстерхан, Башкортстаннан җыелган. Пансионатта яшәү, ашау-эчү бушлай. Барлык чыгымны «Ярдәм» хәйрия фонды күтәрә.

Дин сабагын укытырга Казаннан Нуршат хәзрәт Муллагалиевны чакырып кайтарганнар. Россия Ислам университетында белем алган мөгаллим сабакны татарча да, русча да үткәрә. Пансионатның тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Динә Бәзәгетдинованы малайлар икенче әни дип йөртә икән. Динә ханым мәктәптә әхлак дәресен укыта.

– Беренче елны эшне оештыру бик җиңел булмады. Тәҗрибә өйрәнәм дисәң, мондый укыту системасы булган пансионатны табу җиңел түгел, – ди Динә ханым. – Балаларның байтагы элек мәктәптә фәннәрне русча укыган. Авылда кинәт кенә татарчага күчү авыр булды. Укудан тыш, сагыну, юксыну дигән психологик момент та бар. Хәзер ияләнделәр инде.

Мәктәптә яхшы укучыларга кызыксындыру чаралары бар. Чирекне «дүрт», «биш» билгесенә тәмамлаучыларга Җәлил хәзрәт өчәр мең сум премия бирә икән. Балалар монда килгәнче үк намазда була, сүрәләрне яттан беләләр, ураза тоталар. Мәчеттә Коръәнне гарәп хәрефләрендә укырга өйрәнәләр.

Улларын пансионатка бирергә теләүчеләр шактый булып чыкты. Балалар анда дини тәрбия ала, мөстәкыйльлеккә өйрәнә, табигатькә якыная. Бергәләп чаңгы-чана шуалар, су коеналар, балык тоталар. Авылда үткән бер генә чарадан да читтә калмыйлар. Борбашта узучы мөселман балалары сабан туенда да катнашалар. Истәлекле урыннарга экскурсияләргә, Балтачка бассейнга да йөриләр. Пансионатта ашханә, уку, йокы бүлмәләре бар. Берәрсе авырса, башкалардан аеру өчен изолятор бүлмәсе каралган.

– «Ярдәм» хәйрия фонды беренче елны пансионатка күпбалалы гаиләдә тәрбияләнүчеләрне, ятимнәрне алуны максат итеп куйды. Соңгы елларда укудагы өлгерешкә дә карый башладык, – ди Динә Бәзәгетдинова. –  Бала мәктәптә фәнне авыр үзләштерсә, аңа параллель рәвештә дин сабагы бирү авыр була.

Малайларны алда имтиханнар көтә. Әле бер тапкыр да чыгарылыш булмаган. Алга таба кайсы юнәлештә нинди һөнәр сайларлар… Тормышта үз юлларын тапсыннар, югалып калмасыннар иде. Җәлил хәзрәт тә, аларга, дин гыйлеме генә җитми, дөньяви гыйлем алуыгыз бик әйбәт, киләчәктә укуны дәвам итеп, һөнәр алырга кирәк булачак, дип әйтеп килә. «Нинди даирә кешесе белән аралашсагыз да, сүзегез үтәрлек булсын. Үзем күп җирләрдә йөрим, профессорлар белән дә, җитәкчеләр белән дә аралашам. Дөньяви гыйлемем булмаса, алар белән бер дәрәҗәдә сөйләшеп утыра алмас идем», – ди остаз.

Фәния Арсланова

Тэглар Борбашмалайлар пансионатымәгарифФәния Арсланова
ShareTweetShare

Добавить комментарий Отменить ответ

Ваш адрес email не будет опубликован.

ХӘБӘРЛӘР

Белгеч смартфоннардан ашыгыч рәвештә бетерергә кирәкле кушымталар турында сөйләде

08:00

«Татар кызы — 2021» исеменә Айгөл Котдусова лаек булды

20:35

Татарстанда авариядә ике кеше һәлак булган

17:09

Чернышенко Казанда Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты узачак объектларны карады

16:06

Бер көндә Татарстанда 3 меңнән артык кеше ковидтан вакцина ясаткан

14:11

Коронавирус буенча барлык чикләүләр этаплап гамәлдән чыгарылачак

13:11

Казанда карбон полигоны булдырылачак

13:09

Россиядә 65 яшьтән өлкәннәрне мәҗбүри рәвештә читтән торып эшләтү гамәлдән чыгачак

12:47

Казанга Россия вице-премьеры Дмитрий Чернышенко килде

10:47

Ахыры күренмәгән көрәш

10:03

КФУ Лобачевский исемендәге медальгә һәм 75 мең доллар премиягә конкурс игълан итте

09:30

Татарстанда кичә югалган 12 яшьлек малайны эзлиләр

09:18
Күбрәк

ПОПУЛЯР

Ришат Төхвәтуллин: «Көнләшүчеләр артты»

03.03.2021

«ГТРК-Татарстан» һәлакәттә ире үлгән 3 бала анасына бер атнада 3 миллионнан артык акча җыйган

27.02.2021

Илһам Шакировның туганы: «Илһам абыйның беркайчан да шәп җырлыйсың, әйдә, минем белән җырлап йөр, дип әйткәне булмады»

24.02.2021

Кукмарада бер егеткә селәүсен ташланган: «Җилкәмә батырылган тырнакларны тойгач, эттер дип уйладым»

17.02.2021

8 кешегә калган авыл: Матмыр халкы кыргыйлашып бетмәгәнме?

11.02.2021

СОҢГЫ ФИКЕРЛӘР

  • 9 Фев 2021 - 10:00 Ханнанова ЭльмираЛяля Рамазановнанын тортлары хэм ижади унышлары ,кондитер осталыгы Ватаным Татарстан газетасына яналык булып бик лаек язарга!)Кондитер остасы Ләлә Фәйзуллина: «Беренче тортымны 8 яшьтә пешердем»
  • 9 Фев 2021 - 08:43 АнонимБик булган Ханым, куренеп тора йозеннэн нур боркелэ ,чиста похтэ, башта яулык кулда перчатка, тортларына курыкмыйча заказ бирергэ була, эшлэрен…Кондитер остасы Ләлә Фәйзуллина: «Беренче тортымны 8 яшьтә пешердем»
  • 9 Фев 2021 - 08:16 Зухра"Гыйнварның алтысын алып керә, (иске стиль буенча)мартның алтысын алып чыга" дия иде әтием.Халык синоптигы салкыннарның кайчанга кадәр дәвам итәчәген әйтте
  • 9 Фев 2021 - 08:06 ГолнурИсэнмесез, Лэлэ Рамазановна эшегездэ унышлар ,дорестэндэ тортларыгыз бик тэмле ,,теленне йотарлык ",алга табада безне шундый матур - тэмле торт- меренговый…Кондитер остасы Ләлә Фәйзуллина: «Беренче тортымны 8 яшьтә пешердем»
  • 7 Фев 2021 - 12:56 МансурЭТот автор свои навязчивые мысли всегда выдает за истину. То ахрзаман у него то апокалипсис. СШа со своим глоб.капитализмом могут…Америка тарала микән?

СОРАШТЫРУ

Коронавирустан прививка ясатасызмы?

Нәтиҗәләр

Загрузка ... Загрузка ...

© 2019 Copyright © Все права защищены

  • Газета турында
  • Редакция
  • Элемтә
  • Реклама
  • Язылу

«Ватаным Татарстан» газетасы һәм сайты язмаларын, фото, видеоларны күчереп бастырган очракта редакциядән рөхсәт алу мәҗбүри

☎ 222-09-70  ✉ info@vatantat.ru

Табылмады
Бар результатлар
  • МӨҺИМ
  • Халыкчан
  • Документлар
  • Яңа сан
  • АРХИВ 2013-2019
  • Фото
  • Видео
  • Аудио
  • Элемтә
    • Хат җибәрү

© 2019 Copyright © Все права защищены

Безгә кушыл!