«Эшләрнең үзгәрешсез баруы системаның чайкала башлавына китерә»

Соңгы көннәрдә «Газпром» «Төньяк агым – 2» проектының бөтенләйгә туктап калу ихтималлыгы турында игълан итте. Европага Украинаны урап, төньяктан газ илтү өчен көрәш инде берничә ел буе бара. Төзелеп бетте дигәндә генә «Төньяк агым – 2» торбаларын сузуга американнар аяк чалды. Аларның санкцияләре аркасында 2019 елда ук эшли башларга тиешле проект вакытында өлгермәде. «Газпром»га Украина белән килешү төзергә, тугандаш халык җирләре буенча узучы торба газы өчен кыйммәтрәк түләргә, җитмәсә, Киевка зур күләмдә штраф та түләргә туры килде. Украинага түләнгән компенсация күләме 3 миллиард долларга якын иде. Моннан тыш, украиннар торба аша газ уздырган өчен генә дә биш елда 7 миллиард долларлык табыш алырга тиеш булып чыктылар. Килешү шундый итеп төзелде: «Төньяк агым» төзелеп бетеп газ шуннан ага башласа да, Мәскәү Киевка барыбер миллиардларны түләргә тиеш иде. Шарт шундый: «Я газ кудыр, я түлә», ягъни газны кудырмасаң да, акчасын түлисең. Хәзер инде зур проект ябылгач, биш елдан соң килешүне озайтырга кирәк булганда, ут күршеләр тагын да уңайсызрак шартлар куя алалар.

«Төньяк агым – 2» үзе күпме тора иде соң? «Немец дулкыны» радиосы мәгълүматларына ышансак, торбаның яшәвен тәэмин итүче инфраструктура бәясен дә кертеп исәпләгәндә, 40 миллиард евро. Безнең акчага күчерсәк, 3 триллион 600 миллиард сум тирәсе. Менә нинди кыйммәтле проект җир астына күмелеп калды. Моннан ике-өч еллар тирәсе элек «Төрек агымы» белән дә шулай булган иде. Төрекләр «агым»ның ике торбасыннан баш тарткач, җиргә күмелгән торбаларны җыеп алырга туры килде. Россиянең соңгы дүрт-биш елда андый югалтулары бихисап. Зур тикшеренүләр үткәрмичә, өйдә утырган килеш кенә дә, бу юлларның авторы 10–15 триллион сумнан артык мәгънәсезгә сарыф ителгән һәм ил өчен берни дә бирмәгән акчаны таба ала. Бер еллык федераль бюджет дип аңларга кирәк инде. Юк, болар урланган акча түгел, эшләми торган зур проектларга тотылып әрәм булган байлыклар. Стратегик планлаштыруның дөрес булмавы нәтиҗәсе.

Гигантомания – бөек булып күренергә тырышып, көчең җитмәстәйне колачлау Россиянең күптәнге бәласе инде ул. Тәнкыйтькә колак салмау, хәтта аны тыю бик күп югалтуларга китерә, халыкны ач яшәргә мәҗбүр итә. Әйтәләр бит әле: «Югары җитәкчелек күпме генә тырмага басмасын, аның сабы һәрвакытта да халык маңгаена суга», – дип. Ачлы-туклы яшәгән совет чорына кайтып килик әле. Ул чакта иң беренче чиратта нәрсә җитешми иде әле? Ит, әлбәттә. Терлек тоткан авыл кешесе дә авыз тутырып ит ашый алмады. 6–7 айлык бозаулар суя идек, чөнки терлек азыгы юк. Печән чабарга рөхсәт ителми, фуражлык ашлык бирелми. Күп кенә елларда салам кытлыгы да үзәккә үтә иде. Ит проблемасы Мәскәүнең югары җитәкчелеге тарафыннан махсус тудырылды ул чакта. Бер селтәүдә проблеманы хәл итеп була дип уйлап, тигез урында түмгәк ясыйлар иде ул чакта да. 1958 елның 20 августында КПСС Үзәк комитеты бюросы «Шәһәрләр һәм шәһәр тибындагы поселокларда шәхси милек итеп терлек асрауны тыю турында» карар чыгара. Бу карар 12,5 миллион гаиләгә китереп суга. Терлекләрне җыеп алып, колхоз һәм совхозларга тапшыралар. Соңгылары терлек тотарга урын булмау сәбәпле, хайваннарны пычак аша үткәрә.

Ит җитештерү берничә ай эчендә кискен арта. КПССның XXI съезды трибуналарыннан җиңүле авазлар яңгырый. Аңлашыла инде: икенче елны ук ит җитештерү объектив рәвештә түбән тәгәри. Мәскәүдән төбәкләргә ит җитештерүне арттыруны таләп иткән әмерләр ява башлый. Баскыч буйлап төшеп, ул әмерләр колхоз-совхоз җитәкчеләренең башына суга. Бу ахыргылары нишли? План үтәү өчен, үсеп җитмәгән яшь терлекләрне ашыгыч рәвештә иткә озата башлыйлар. Мәскәүдә ябык терлекләрне иткә тапшырудан тыя торган яңа карар кабул итәргә туры килә. Иткә терлек тапшырган өчен, матди кызыксындыру чаралары уйлап табыла. Моңа җавап итеп хуҗалыклар бер үк терлекне ике тапкыр ит комбинатына тапшыру җаен уйлап таба. Статистика яхшыра, әмма ит җитешми. Мәскәү азык-төлекне бүлеп утыра башлый. Моның нәтиҗәсе озак көттерми, билгеле. Ит кенә түгел, кибет киштәләреннән ярмалар, токмач, шикәр, ипи югала башлый. Мөхәммәт абый Мәһдиевнең истәлекләрендә чагыла ул 60 нчы еллар башы вазгыяте: «Хрущевны төшерсәләр, хатынга кофта алып бирер идем», – дип үзенә-үзе вәгъдә бирергә мәҗбүр була кибеттән буш кул белән кайтып кергән булачак язучы.

Ит җитештерүне арттыру өчен барган тиңдәшсез көрәштә илленче еллар ахырында «Рязань могҗизасы» дип аталган авантюра мәйданга чыга. КПССның Рязань өлкә комитеты беренче секретаре Алексей Ларионов өлкә партия конференциясендә ит җитештерүне бер ел эчендә өч тапкыр арттырырга вәгъдә биргән белдерү белән чыга. Конференция аның вәгъдәсен рәсмиләштереп тә куя. Ул вакыттагы илнең төп газетасы «Правда»да, Хрущев әмере белән, 1959 елның 9 гыйнварында бу вәгъдә басылып та чыга. КПСС Үзәк комитетының Авыл хуҗалыгы бүлеге моңа каршы килеп карый, әмма Генераль секретарь сүзе барыбер өстенлекне ала. Югыйсә башына тай типмәгән һәркем аңларлык бит инде: бер ел эчендә ит җитештерүне 3 тапкыр түгел, 30 процентка да арттырып булмый. Рязань башлангычына тагын берничә өлкә кушыла. Рязань өлкәсендә исә вәгъдәне үтәү өчен җиң сызганып эшкә керешеләр. Барлык яшь терлекләр һәм нәсел үгезләре иткә озатыла. Сөт бирүче сыерларның да байтагын бугазларга туры килә. Авыл халкының шәхси хуҗалыгындагы терлекләрне расписка биреп җыеп алалар һәм иткә озаталар. Болар гына да җитмәгәч, техника сатып алырга, мәктәпләр төзергә дигән акчага күрше өлкәләрдән терлек сатып алып, пычак аша үткәрәләр. Ел ахырының нәтиҗәләре куанычлы: алдагы ел белән чагыштырганда 3 тапкыр арттырылып, 150 мең тонна ит җитештерелә.

Аннан соңгы елда нәрсә булганын чамалыйсыздыр инде. Ит җитештерү 5 тапкыр кимеп 30 мең тоннага кадәр тәгәри. Терлексез калдырылган колхозчылар җир эшкәртүдән баш тарта. Ашлык җитештерү 50 процентка кими. Ит җитештерүне арттырудагы тиңдәшсез уңышлары өчен Социалистик Хезмәт Герое исеме алган һәм Ленин ордены белән бүләкләнгән беренче секретарь Ларионов 1960 елның 22 сентябрендә атылып үлә.  Мондый күз бууларның нәтиҗәсен без инде беләбез. Бу юлларны үткән гасырның 70 нче  еллар уртасында куаклык эчендәге кечкенә аланда качып печән чапканда колхоз рәисе һәм бригадир тарафыннан тотылып, бернинди җинаять эшләмәсә дә, борынын салындырып, башын аска иеп торган малай яза. Ул вакытта ук инде 12–13 яшьлек ул малай дәүләтнең авылга карата алып барган сәясәтенең гадел дә түгел, дөрес тә түгел икәнлеген аңлый иде. Моны мәскәүдәгеләр генә аңлый алмады.

Менә шул сәясәт әле һаман да дәвам итә. Совет чорында соңгы тоннага кадәр ашлыкны һәм бар җитештерелгән азык-төлекне авылдан тартып алган һәм үзәкләштереп аны бүлеп утырган башкала хәзер күтәрә алмаслык зур салымнар салып, бөтен акчаны бер үзәккә туплый да мәгънәсез проектларга исраф итә. Триллионнар һәм дистә триллионнар җир астына күмелә, суга салына, җилгә очырыла. Халык исә иң кечкенә ихтыяҗларына да акча җиткерә алмыйча, кредит энәсенә утыра, микрофинанс оешмаларына чаба. Матур статистика фонында хәерчелек чәчәк ата. Бөлгенлек елдан-ел көчәя. Эшләрнең һаман да шул рәвешле һәм үзгәрешсез баруы иртәме-соңмы системаның чайкала башлавына китерә. Бу – котылгысыз. Һәм без бөек чорның бөек үзгәрешләренең тере шаһитлары буларак яшәвебезне дәвам итәбез. Кичә генә федераль хөкүмәт органы «Российская газета» өчен икътисад анализы язучы Яков Миркин дигән икътисадчы (оппозиционер түгел) үзенең «Фейсбук»тагы битендә ул бөек чорны түбәндәгечә сыйфатлады (тәрҗемәсез бирәм): «Нас ждет неслыханное обесценение постов, званий, наград, любых успехов созидательной работы. Обесценение денег и имущества. И всё это будут пытаться запереть на замок. Очередной занос в истории России. Будьте внимательными к тому, как живете, что делаете, как бережете своих близких в безжалостные времена».

                                       Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү