Тәрәзә белән… урам арасы: Татарстанда ике ай эчендә өч үсмер мәктәп тәрәзәсеннән сикергән

Узган ике ай эчендә өч үсмер мәктәп тәрәзәсеннән сикергән. Фаҗиганең төбендә ни ята? Иләс-миләс уйларга бирелгән яшьләрне ничек туктатырга?

Декабрьдә Зәйдә 13 яшьлек кыз тәнәфес вакытында тәрәзәдән сикергән иде. Гәүдә авырлыгыннан читенсенгән үсмер сыйныфташы белән бәхәскә кергән дигән фаразлар бар. Казанда 9 нчы сыйныф укучысы дүртенче каттан егылып төшкән. Аны хастаханәгә озатканнар. Чаллыда исә кышкы каникулдан соң беренче көнне шундый ук хәл кабатланган. 8 нче сыйныф укучысы сыйныфташлары каршында өченче кат тәрәзәсеннән сикергән. Бәхеткә, кыз кар көртенә төшкән. Аның ике аягы сынган. Кыз иптәшләрен бәдрәфкә нәрсәдер күрсәтергә дип чакырган. Аннан тәрәзә төбенә менеп басып, башкаларны да үзе белән сикерергә өндәгән. Берәүләр кире үгетләргә тырышса, икенчеләр сикерә алмыйсың, дип аңа ышанмаган. Бу хәлне видеога төшерергә теләп, кулына телефон алучылар да табылган. Тәрәзәдән сикергән кыз букчасында язу да калдырган булган.

Мәктәптә кызны бары яхшы яктан гына телгә алалар, ул анда 1 нче сыйныфтан бирле укый. Ел башында гимназия һәм укучыларның шәһәр советы рәисенә кандидат булырга теләгән. Актерлык курсларын үткән, шашка уйнарга яраткан. Социаль челтәргә еш кына табигатьтә йөргән фотоларын куйган. Ул апасы белән яшәгән.

– Мәктәп тәрәзәсеннән сикерү – яңа күренеш. Элек тә суицид очраклары булган, әмма аны хәзерге кебек социаль челтәрләрдә таратмаганнар. Үсмерләр бу гамәлләре белән үз проблемаларына башкаларның игътибарын җәлеп итәргә тели. Алар бит урманга яки кеше күрмәслек урынга барып биеклектән сикерми, – ди Татарстан Прокурорының өлкән ярдәмчесе Марсель Галиев. – Мондый хәлне мәктәптә кылып, укытучыларга, яшьтәшләренә, якыннарына үзләренчә нәрсәнедер дәлилләмәкчеләр. Әлеге күренешләрне матбугат чаралары, социаль челтәрләрдә күпертергә ярамый. Балалар мондый адымны геройлыкка тиңләргә тиеш түгел. Минем дә проблемам бар, дип башкалар мондый хаталарны кабатларга мөмкин. Шуңа күрә социаль челтәрләрдә дә, журналистлар да сак кылансын иде. Әти-әниләр дә балаларының һәр гамәленә карата игътибарлы булсын иде. Балалар мәктәптә «5ле»гә укыганда, сүзне тыңлаганда гына түгел, проблемалары булганда да читкә кагылмасын иде. Гаилә, мәктәп, балигъ булмаган балалар комиссияләре бергә эшләгәндә генә нәтиҗәгә ирешергә була. Бүген барлык мәктәпләрдә дә психологлар юк. Алар һәр уку йортында булырга тиеш. Кайчакта, психологлар булып та, әти-әниләр алар белән сөйләшергә каршы килә. Кайбер мәктәпләрдә психологлар үз эшләрен төгәл башкармый. Гомумән, бездә психологларга йөрү культурасы юк. Янәсе, сау-сәламәт кеше анда бармый, бу – оят нәрсә дигән караш яши. Тешне, башны дәваларга табибка йөрибез, ә күңелне дәвалау өчен психологлар янына барырга кирәк. Чаллы очрагында да мәктәп психологы бернинди тикшеренүләр алып бармаган, журнал тутырмаган. 14 яшьлек кыз апасы тәрбиясендә яши. Әнисе, авыру сәбәпле, ана булу хокукыннан мәхрүм ителгән. Анда аңа мөнәсәбәт яхшы булса да, үсмергә психологик яктан ярдәм кирәк булган. Зәй, Казанда булган очракларның сәбәпләре ачыклана.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы иҗтимагый совет рәисе Асия Тимирясова фикеренчә, сыйныф җитәкчеләре укучыларның психологик хәлен гел күзәтеп торырга тиеш.

– Бала бит ул бер көндә генә үзгәрми. Укучының проблемалары булганда, моңа игътибар итәргә кирәк. Әти-әниләр балалары белән ешрак аралашсын иде. Үзен иркен, рәхәт тоткан бала борчыган проблемалары белән ачыктан-ачык сөйләшә. Социаль челтәрләр дә бала психикасына тискәре йогынты ясый. Хәзер бит нинди генә флешмоблар үткәрмиләр. Янәсе, үзеңнең кыюлыгыңны күрсәт, теге яки бу биремне эшлә. Үсмерләр үзләренең көчле булуын дәлилләргә тырыша. Үзенә ышанган бала беркайчан да теләсә нинди адымга бармый, – ди белгеч.

Ни өчен яшьләр шундый адымга бара?

Юрий Прохоров, РФ Халык мәгарифе һәм фән хезмәткәрләре берлегенең Татарстан оешмасы җитәкчесе:

– Бу хәлләрне балаларның нәрсәнедер дәлилләргә теләве белән генә аңлатып булмый. Элек без дә исбатларга ярата идек. Бүген мәктәпләрдә тәрбия мәсьәләсе аксый. Дөрес, соңгы вакытта бераз үзгәрешләр сизелә. Әйтик, сыйныф җитәкчеләренә 5 мең сум акча түли башладылар. Хәзер укытучының да, сыйныф җитәкчесенең да балага йогынтысы аз. Әти-әниләр дә мәктәптән аерылган. Гаиләдә кагыйдәләр, традицияләр юкка чыга бара. Әти-әниләр күбрәк акча табу проблемаларын кайгырта. Бала игътибардан читтә кала. Әгәр мәктәп көн буе тәрбия бирү белән генә шөгыльләнсә дә, кичен бу хезмәт барыбер югалыр иде дип уйлыйм. Ни өчен дигәндә, телевизордан ниләр генә күрсәтмиләр. Бу коточкыч. Үтереш, канкоеш… Социаль челтәрнең дә йогынтысы зур. Моны дәүләт ярдәмендә хәл итәргә кирәк. Болар барысы да баланың тотрыклы булмаган психикасына тәэсир итә. Бердәм булганда гына проблемаларны уңай хәл итеп була.

Риман Гыйлемханов, журналист:

– Бу мораль таркалу дигән сүз. Хәзерге белән үткәнне чагыштырып карасак, әхлакның түбәнәюе бакча, мәктәпләргә дә үтеп керә. Беренчедән, укытучыларга карата хөрмәт элекке дәрәҗәдә түгел дип саныйм. Укытучы берәр каты сүз әйтсә дә, баланы түгел, укытучыны гаепләү гадәти хәлгә әйләнде. Мәктәп программасының катлаулы булуы да балаларның кечкенәдән бәргәләнә башлавына китермиме икән? Беркөнне телевизордан фильм карадым. Төп герой – егет белән кыз үз-үзләренә кул салырга әзерләнә. Моны зомбилаштыруның бер галәмәте дип кабул иттем. Аңлавымча, яшьләр бу адымга үзләре теләп әзерләнә. Алар моны ниндидер романтикага тиңли. Һәрхәлдә, фильм шундый фикер калдырды. Бәлкем, яшьләр моны батырлыкка тиңлидер? Хәзер бит геройлар да калмады. Кемгә охшарга тырышырга? Электричка түбәләрендә утырып йөрүчеләр, кыялардан сикерүчеләр, экстремаль төрләрне якын итүчеләр яшьләр үрнәк алырга теләгән геройларга әйләнеп бара кебек. Бик кызганыч бу. Балалар күңеленә нәрсә чәчсәк, шуны урачакбыз.

Белгеч сүзе

Оганна Акопян, Казандагы 171 нче мәктәп психологы:

– Ни өчен яшьләр мондый адымга бара? Соңгы вакыттагы очракларны анализладым. Һәр очракны аерым карарга, сәбәпләрне тирәннән эзләргә кирәк. Кайдадыр бәхәскә кереп, көчсез түгел икәнлеген дәлилләү, кайдадыр камерага төшерү өчен шундый гамәл кылганнар. Үсмерләр өчен яшьтәшләре белән мөнәсәбәтләр әти-әниләр белән булган мөнәсәбәтләргә караганда да мөһимрәк. Алар үзләренә игътибар иткәнне ярата. Мәктәпләрдә яхшы укый торган укучылар бар. Андыйлар нәрсәдер әйткән, вәгъдә иткән икән, эшне ахырына кадәр төгәлләргә кирәк дип уйлый. Ни өчен үз-үзеңне саклау инстинкты эшләми? Тәрәзәдән сикерүгә курку хисе юк, җәрәхәт алу, гарип калу турында уйламый. Шуны төшереп, лайк җыярга теләүчеләр дә бар. Паркурлык – бүген модада. Замана яшьләре биеклектән, кыядан сикереп, шуны камерага төшерәләр. Лайклар күп булсын өчен мәтәлчек аталар хәтта. Әгәр бала өйдә, мәктәптә яклау тапмаса, игътибарны читтән эзләячәк. Шуңа күрә һәр вак нәрсәгә дә игътибар итегез. Балаларның кәефенә игътибарлы булыгыз. Әгәр бала әти-әнисенә ышанса, аңа барысын да сөйләячәк. Ә инде ачуланачакларын белсә, башка сердәшчеләр табачак. Шуңа күрә балагызны ахырга кадәр тыңлап бетерегез. Ниндидер гамәл кылса да, бала түгел, аның адымы турында сөйләшегез. Балалар белән дөрес итеп аңлашыгыз. Кичә сөйләшкәнне иртәгә кабатламагыз.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү