• МӨҺИМ
  • Халыкчан
  • Документлар
  • Яңа сан
  • АРХИВ 2013-2019
  • Фото
  • Видео
  • Аудио
  • Элемтә
    • Хат җибәрү
Ватаным Татарстан
  • МӨҺИМ
    • Барысы
    • Авыл
    • Әдәбият
    • Дин
    • Җәмгыять
    • Икътисад
    • Интервью
    • Мәгариф
    • Мәдәният
    • Милләт
    • Сәясәт
    • Спорт
    • Хәвеф-хәтәр
    • Язмыш
    Галимә Тәэминә Биктимерова: Татар кызларының таланты чит җирләрдә, төрмәләрдә чери

    Галимә Тәэминә Биктимерова: Татар кызларының таланты чит җирләрдә, төрмәләрдә чери

    Чулпан Закирова: «Диснейлэндка юллама бүләк итсеннәр иде»

    Чулпан Закирова: «Диснейлэндка юллама бүләк итсеннәр иде»

    Жириновский сәясәтчеме, әллә артистмы?

    Жириновский сәясәтчеме, әллә артистмы?

    Ләлә Миңнуллина: «Күбрәк кызым сөендерә мине»

    Ләлә Миңнуллина: «Күбрәк кызым сөендерә мине»

    Рамазан ае – гөнаһлардан пакьләнә торган ай

    Рамазан ае – гөнаһлардан пакьләнә торган ай

    Акчаны кире сорамасмы?

    Акчаны кире сорамасмы?

    1 марттан нинди үзгәрешләр көтелә?

    1 марттан нинди үзгәрешләр көтелә?

    Азан догасы

    Азан догасы

    Рөстәм Миңнеханов «Ана даны» медален тапшырды: «Сезнең ярдәм һәм мөнәсәбәтегез ир-атларны рухландыра»

    Рөстәм Миңнеханов «Ана даны» медален тапшырды: «Сезнең ярдәм һәм мөнәсәбәтегез ир-атларны рухландыра»

    7 кешене янгыннан коткарган Руслан Нургалиев: «Мин үземне геройга санамыйм»

    7 кешене янгыннан коткарган Руслан Нургалиев: «Мин үземне геройга санамыйм»

    Татарстанда «Ел хатын-кыз»ларын сайладылар

    Татарстанда «Ел хатын-кыз»ларын сайладылар

    1 марттан техосмотрны яңача узабыз: нинди яңалыклар кертелде?

    1 марттан техосмотрны яңача узабыз: нинди яңалыклар кертелде?

  • Халыкчан
    • Барысы
    • Гаилә
    • Иман
    • Кайсыгызның кулы җылы?
    • Көт мине
    • Сәламәтлек
    • Серле сандык
    • Укучыларыбыз яза
    • Халык авазы
    • Һич онытасым юк
    Эш урынында алган җәрәхәт өчен нигә түләмиләр?

    Эш урынында алган җәрәхәт өчен нигә түләмиләр?

    Хиҗама ясаучы Миңнур Талтирәкова: «Кешенең йөзе – эчке әгъзаларның көзгесе»

    Хиҗама ясаучы Миңнур Талтирәкова: «Кешенең йөзе – эчке әгъзаларның көзгесе»

    Язгы исләр «хисле» була: хушбуйны ничек дөрес итеп сайларга?

    Язгы исләр «хисле» була: хушбуйны ничек дөрес итеп сайларга?

    Варикоз тромблар барлыкка китерә һәм коронавирус куркынычын көчәйтә

    Варикоз тромблар барлыкка китерә һәм коронавирус куркынычын көчәйтә

    8 Мартка бүләк бирү гөнаһ түгелдер бит?

    8 Мартка бүләк бирү гөнаһ түгелдер бит?

    Яман шештән саклаучы 4 РИЗЫК

    Яман шештән саклаучы 4 РИЗЫК

    Бүләккә гөл сайлаганда нәрсәгә игътибар итәргә?

    Бүләккә гөл сайлаганда нәрсәгә игътибар итәргә?

    Күрәгә ашасаң, күзең яхшы күрер

    Күрәгә ашасаң, күзең яхшы күрер

    ДЦП диагнозы белән туып, аны җиңгән Рузал Габитов: «Сулау гимнастикасы барлык чирләремне бетерде»   

    ДЦП диагнозы белән туып, аны җиңгән Рузал Габитов: «Сулау гимнастикасы барлык чирләремне бетерде»   

  • Документлар
    • Барысы
    • Мактаулы исемнәр
    • ТР законнары
    • ТР Президенты указлары

    ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ПРЕЗИДЕНТЫ УКАЗЫ 13.10.20

    Татарстан Республикасы Президенты указлары

    «Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында

    «Җир асты байлыклары турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында

    Мактаулы исемнәр

    Ничек үзмәшгуль булып теркәлергә?

    Ничек үзмәшгуль булып теркәлергә?

  • Яңа сан
  • АРХИВ 2013-2019
  • Фото
  • Видео
  • Аудио
  • Элемтә
    • Хат җибәрү
Табылмады
Бар результатлар

Баш бит МӨҺИМ Мәдәният

Кечкенә йолдызлар “яңгыры”: “Балалар премиясе”нә кемнәр лаек булды?

- ieditor
23.01.2021
- Мәдәният
0
Кечкенә йолдызлар “яңгыры”:  “Балалар премиясе”нә кемнәр лаек булды?
0
Карулар
Share on FacebookShare on Twitter

“Күпсанлы халыкара, Россия һәм Татарстан күләмендә уздырылучы бәйгеләр, фестивальләр лауреаты, телевизион проектлар катнашучысы…”. Сәхнәгә әнә шулайрак чакырдылар аларны. Үзләре кечкенә булсалар да, әллә никадәр зур дәрәҗәләргә буйлары җиткән дип, күз тидерергә куркып утырдык. Сүзебез беренче тапкыр тапшырыла торган “Балалар премиясе” лауреатлары турында.

Әле кайчан гына “Яңа йолдыз” кабызган “Барс Медиа” компанияләр төркеме тамашачыга кечкенә йолдызчыкларын да күрсәтте. Танылган җырчыларның үкчәләренә басып килүче әлеге кыз һәм малайлар – атна саен “ТMTV” телеканалында бара торган “Балалы солянка” тапшыруы җиңүчеләре. Кыскасы, тәртипләр “TMTV музыкаль премиясе”ннән әллә ни аерылмый. Оештыручылар үзләре дә “Балалар премиясе”н аның кече сеңлесе дип атады. Төп аерма – катнашучыларның яше 16дан артырга тиеш түгел.

“Кызыл келәм, кыйммәтле статуэтка һәм… Алисә”

Премия тапшыру тантанасында балаларга үзләрен чын йолдыз кебек хис итәр өчен барлык шартлар да тудырылган иде: лауреатлар башта кызыл келәмнән үтте, микрофон формасындагы кыйммәтле статуэтка, диплом белән бүләкләнде, ә аннан соң танылган җырчылар белән бер сәхнәдә чыгыш ясады. Сәхнә белән дус булган һәр баланың хыялы ич бу! Кызганыч, бу кичәдә бары тик 15 баланың гына хыялы чынга ашты. Ләкин барысы да әле алда: оештыручылар премиянең киләсе елларда да уздырылачагын әйтте:

– Моңа кадәр без ел саен тамашачы күңеленә хуш килгән “Балалы солянка” концертын уздыра идек. Танылган җырчылар үз балалары белән җырлады. Ел да бер үк тамаша булмасын өчен, быел без форматны бераз үзгәртергә уйладык. “Балалар премиясе”ндә ел дәвамында “ТMTV” телеканалында барган “Балалы солянка” тапшыруының иң сәләтле егет-кызлары катнаша. Киләчәктә әлеге проектта катнашу өчен, әти-әниләргә үз балаларының  татар җырларын, биюләрен, уен коралларында татар халык көйләрен башкарган  видеосын җибәрү дә җитә, – дип аңлатты “Барс-рекордс” компаниясенең үсеш һәм инновацияләр буенча директоры Динә Гәрәева.

“Балалар премиясе” лауреатлары: Җәмилә Әсәдуллина, Айза Галиева, Милина Хәйруллина, Азалия Хәйруллина, Раяна Миңнегалиева, “Веснушки” вокаль ансамбле, Лерия Гәйфетдинова, Раяна Ибатуллина, Карина Нәбиуллина, Аслан Миргаязов, Амелия Феофанова, Наилә Славина, Азалия Яфясова, Әминә Әхмәтҗанова, Зәлия Зиннурова.

– Без премия лауреатларын аермаска тырыштык, барысын да тигез бәяләдек. Билгеле, араларында башкалардан аерылып торучылары да бар, әмма алар әле кечкенә, күңелләрен төшерәсебез килмәде. Иң беренче чиратта, балаларның сәләтен үстерергә кирәк. Кем белә, бәлки ун елдан без аларның концертларын тамаша кылырбыз. Ә мондый проектлар яшь башкаручыларның татар телен белү дәрәҗәсенә дә йогынты ясый. Татарча җырлаучы балаларга игътибар биреп, аларны үсендереп тормасаң, киләчәктә алар гел калмаска мөмкин бит, – диде премия турында Динә Гәрәева.

Кызыл келәмнән кызы Зәлия Зиннурова белән үткән Зөлфәт Зиннуров та әлеге фикер яклы:

– Мул уңыш, татлы җимеш алыйм дисәң,  зур көч, хезмәт куеп, балага яхшы тәрбия бирергә кирәк. Балаларда югарылыкка, сәнгатькә омтылыш, татар телен өйрәнүгә кызыксындыру уятканнары өчен оештыручыларга бик рәхмәтле без, – диде ул.

Концертка килгәндә, аны Рамил Шәрәпов, Зәлия Зиннурова, Аслан Миргаязов һәм Әминә Әхмәтҗанова алып барды. “Интернет балалары” катнашкач, алып баручыларга виртуаль ярдәмче – Алисә дә (“Яндекс.Алиса”ның татар туганы) булышты. Алып баручыларның да (Рамил Шәрәповны исәпкә алмаганда) уңышлары күп булып чыкты. Рамил абыйларын алар: “Борчылма, тырышсаң, син дә безнең кебек булырсың”, – дип тынычландырды.

Аерым чыгышларга тукталсак, алар, концертта катнашкан балалар кебек үк, һәркайсы үзенчәлекле иде. Тамаша башлануга ук, сабый гына булсалар да, “шоу” төшенчәсен яхшы белә торган балалар җыелган икән монда, дигән уйлар килде.

Шәхсән үзем “сәхнә өчен туган”нар исемлегенә Аслан Миргаязов, Азалия Яфясова, Наилә Славина, Зәлия Зиннурова, Раяна Ибатуллина һәм Җәмилә Әсәдуллинаны кертер идем. Концертны тамаша кылганнар килешер, Иркә, Филүс Каһиров, Гүзәлем, Лэйна, Илнат Фәрхулин белән дуэт башкарган әлеге йолдызчыкларның чыгышлары аеруча истә калырлык булды.  “Кечкенә принцессалар” арасындагы бердәнбер кечкенә баһадир Аслан Миргаязов кичәнең төп герое булды дисәм, бер дә ялгышмам. Динә Гәрәева концерт башланганчы: “Кайбер катнашучылар танылган җырчыларны да уздыра”, – дигән иде, расладылар, шәт.

Моңа кадәр уздырылучы “Балалы солянка” традицияләрен истә тотып, “Балалар премиясе” сәхнәсендә кызы Таңсылу белән Ләйсән Гимаева, Данир һәм Мәрьям Сабировлар, гаиләсе белән Илназ Баһ, Ризат һәм Айгизә Рамазановлар, улы Акбулат белән Зәйнәб Фәрхетдинова да чыгыш ясады.

Лилия Гыймазова

ShareTweetShare

Добавить комментарий Отменить ответ

Ваш адрес email не будет опубликован.

ХӘБӘРЛӘР

Республикада коронавирустан тагын биш кеше үлгән

11:05

Татарстанда җиңел машина һәм такси бәрелешкәч, биш кеше имгәнгән

11:04

Белгеч смартфоннардан ашыгыч рәвештә бетерергә кирәкле кушымталар турында сөйләде

08:00

«Татар кызы — 2021» исеменә Айгөл Котдусова лаек булды

20:35

Татарстанда авариядә ике кеше һәлак булган

17:09

Чернышенко Казанда Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты узачак объектларны карады

16:06

Бер көндә Татарстанда 3 меңнән артык кеше ковидтан вакцина ясаткан

14:11

Коронавирус буенча барлык чикләүләр этаплап гамәлдән чыгарылачак

13:11

Казанда карбон полигоны булдырылачак

13:09

Россиядә 65 яшьтән өлкәннәрне мәҗбүри рәвештә читтән торып эшләтү гамәлдән чыгачак

12:47

Казанга Россия вице-премьеры Дмитрий Чернышенко килде

10:47

Ахыры күренмәгән көрәш

10:03
Күбрәк

ПОПУЛЯР

Ришат Төхвәтуллин: «Көнләшүчеләр артты»

03.03.2021

«ГТРК-Татарстан» һәлакәттә ире үлгән 3 бала анасына бер атнада 3 миллионнан артык акча җыйган

27.02.2021

Илһам Шакировның туганы: «Илһам абыйның беркайчан да шәп җырлыйсың, әйдә, минем белән җырлап йөр, дип әйткәне булмады»

24.02.2021

Кукмарада бер егеткә селәүсен ташланган: «Җилкәмә батырылган тырнакларны тойгач, эттер дип уйладым»

17.02.2021

8 кешегә калган авыл: Матмыр халкы кыргыйлашып бетмәгәнме?

11.02.2021

СОҢГЫ ФИКЕРЛӘР

  • 9 Фев 2021 - 10:00 Ханнанова ЭльмираЛяля Рамазановнанын тортлары хэм ижади унышлары ,кондитер осталыгы Ватаным Татарстан газетасына яналык булып бик лаек язарга!)Кондитер остасы Ләлә Фәйзуллина: «Беренче тортымны 8 яшьтә пешердем»
  • 9 Фев 2021 - 08:43 АнонимБик булган Ханым, куренеп тора йозеннэн нур боркелэ ,чиста похтэ, башта яулык кулда перчатка, тортларына курыкмыйча заказ бирергэ була, эшлэрен…Кондитер остасы Ләлә Фәйзуллина: «Беренче тортымны 8 яшьтә пешердем»
  • 9 Фев 2021 - 08:16 Зухра"Гыйнварның алтысын алып керә, (иске стиль буенча)мартның алтысын алып чыга" дия иде әтием.Халык синоптигы салкыннарның кайчанга кадәр дәвам итәчәген әйтте
  • 9 Фев 2021 - 08:06 ГолнурИсэнмесез, Лэлэ Рамазановна эшегездэ унышлар ,дорестэндэ тортларыгыз бик тэмле ,,теленне йотарлык ",алга табада безне шундый матур - тэмле торт- меренговый…Кондитер остасы Ләлә Фәйзуллина: «Беренче тортымны 8 яшьтә пешердем»
  • 7 Фев 2021 - 12:56 МансурЭТот автор свои навязчивые мысли всегда выдает за истину. То ахрзаман у него то апокалипсис. СШа со своим глоб.капитализмом могут…Америка тарала микән?

СОРАШТЫРУ

Коронавирустан прививка ясатасызмы?

Нәтиҗәләр

Загрузка ... Загрузка ...

© 2019 Copyright © Все права защищены

  • Газета турында
  • Редакция
  • Элемтә
  • Реклама
  • Язылу

«Ватаным Татарстан» газетасы һәм сайты язмаларын, фото, видеоларны күчереп бастырган очракта редакциядән рөхсәт алу мәҗбүри

☎ 222-09-70  ✉ info@vatantat.ru

Табылмады
Бар результатлар
  • МӨҺИМ
  • Халыкчан
  • Документлар
  • Яңа сан
  • АРХИВ 2013-2019
  • Фото
  • Видео
  • Аудио
  • Элемтә
    • Хат җибәрү

© 2019 Copyright © Все права защищены

Безгә кушыл!