Мәктәптә укыту өчен кесә телефоны куллану тыела

Россиядә 1 гыйнвардан үз көченә кергән яңа санитар кагыйдәләр буенча, мәктәптә укыту өчен кесә телефоны куллану тыела. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы.шул хакта хәбәр итә.

«Балаларны һәм яшьләрне тәрбияләү, укыту, ял итү һәм сәламәтләндерү оешмаларына карата яңа санитар-эпидемиологик таләпләр»дә күрсәтелгәнчә, белем бирү максатларында мобиль элемтә чаралары кулланылмый», — дип аңлатты Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) җитәкчесе урынбасары Ирина Брагина.

Шул ук вакытта, аның сүзләренчә, таләпләр укучыларга мәктәпкә смартфон алып килүне тыймый. Ата-аналар белән аралашу өчен телефон файдаланырга була.

Әгәр укытучы дәрестә электрон рәвештә нинди дә булса видеоматериаллар күрсәтергә тели икән, ул компьютер, планшет, моноблок, интерактив такта кулланырга тиеш. Әмма беркайчан да укучыларның шәхси телефоннарын түгел», — дип искәртте Роспотребнадзор башлыгы урынбасары.


Фикер өстәү