Тагын бер илдә «Спутник V» вакцинасын җитештерә башлыйлар

Россия Туры инвестицияләр фонды Төркиянең фармацевтика продукциясе җитештерә торган әйдәп баручы оешмасы белән Төркиядә коронавирустан «Спутник V» вакцинасын җитештерү турында килешүне имзалады һәм технологияләр трансферын башлады.

РИА Новости әлеге фондка сылтама белән хәбәр иткәнчә, җитештерүнең потенциаль күләме — елына „Спутник V“ вакцинасының миллионлаган дозасы, шулай ук җитештерүне киләчәктә киңәйтү мөмкинлеге турында да фикер алышалар. «Вакцина Төркия эчке базарына да, башка илләргә дә җибәреләчәк», — дигәннәр фондта.

Төркия партнерлары вакцинага белән кызыксына, аның нәтиҗәлелеге 90 проценттан артып китә, дип әйттеләр Россия Туры инвестицияләр фондында.

«Спутник V» вакцинасы кешенең аденовирус векторларының тикшерелгән һәм яхшы өйрәнелгән платформасына нигезләнә. Аны Россия, Белоруссия, Аргентина, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Венгрия, Сербия, Боливия, Алжир, Палестина, Венесуэла, Парагвай һәм Төрекмәнстанда регуляторлар хуплады. Европа берлегендә вакцинаны теркәү процессы башланды.


Фикер өстәү