Түбән Камада Татарстан журналистлар союзының җирле бүлеге эше яңартыла

Түбән Каманың матбугат чараларында хезмәт куючылар саны шактый. Шәһәр зур түгел, шуңа да карамастан, анда берничә газета нәшер ителә, өч телевидение эшли. Һәр предприятие, хәтта оешманың диярлек матбугат үзәге яки сайт эшен алып баручы кешесе бар.

“Үз вакытында Татарстан журналистлар союзының Түбән Кама бүлеге гөрләп эшләде, тик, билгеле сәбәпләр аркасында, таркалды. Аның составында әгъза булып торучы журналистларның кайберләре башка шәһәрләргә, нигездә, Казанга күченде. Берлекнең беренче оештыру утырышына матбугат ветераннары килгән иде. Алар истәлекләре белән уртаклашты, союзга яшь журналистларны җәлеп итәргә кирәк дигән теләк белдерде һәм аның киләчәккә эш планы буенча уй-фикерләрен җиткерде”, — дип хәбәр итә Түбән Камадагы коллегабыз Нурисә Габдуллина.


Фикер өстәү