Республикада коронавирусның 86 яңа очрагы ачыкланды

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирусның 86 яңа очрагы ачыкланды. Дүрт кеше чирне республикадан читтә йоктырган, 82 кеше авырулар белән элемтәдә булган.

29 кеше хастаханәдә, 57 кеше өйләрендә дәвалана. Бу турыда республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Иң күп ковид йоктыручылар (29 кеше) 30 яшьтән алып 50 яшькә кадәрге төркемгә керә. Шулай ук 60 яшьтән алып 70 яшькә кадәрге төркемгә керә торган 18 кеше бу чирне йоктырган. Өченче урында 50 яшьтән алып 60 яшькә кадәрге категориягә керүчеләр тора, анда 12 пациент теркәлгән.

Коронавирус йоктыру очракларының яртысы диярлек (41 кеше) Казанда ачыкланган. Икенче урында Чаллы (9 кеше), өчлекне Түбән Кама районы (биш яңа очрак) япкан. Бер тәүлектә коронавирус йоктыру очракларын Татарстанның 23 муниципаль берәмлегендә ачыклаганнар.

Республикада пандемия башланганнан алып, 15 451 очракта коронавиурс инфекциясе куелган. Барлыгы 11 855 кеше (узган тәүлектә — 98) терелгән.


Фикер өстәү