Татарстанда коронавирустан тагын өч кеше үлгән. Республикада коронавирустан үлүчеләрнең гомуми саны 240 ка җитте.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, 1939, 1950 һәм 1972 елларда туган ир-атлар корбан була..
«Үлем сәбәпләре патолого-анатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнде. Вирус идентификацияләнгән», — дип билгеләп үтелә республика ведомствосы хәбәрендә.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat