Геройларны барлаучы герой Илдус Мостюков: «Бик авыр еллар булды. Ул вакытта ватанпәрвәрлек дигән төшенчәнең бәясе бөтенләй юкка чыккан иде бит»

«Геройларыбыз» дигән яңа рубрикада без укучыларыбызны хезмәт һәм сугыш каһарманнары белән якыннанрак таныштырырга уйладык. 1999 елда оештырылган «Татарстан Геройлары» оешмасында  бүген 24 кеше исәптә тора.   Алар арасында    17 Социалистик Хезмәт Герое, 3 Россия Федерациясе Герое, 1 Россия Федерациясенең Хезмәт Герое һәм 3 Хезмәт Даны орденнарының тулы кавалеры бар. 

 

Илдус Шәйхелислам улы Мостюков 1928 елның 6 мартында туган.

Социалистик Хезмәт Герое, совет галиме, җәмәгать эшлеклесе, «үзеңнеке-читнеке» («свой-чужой»)  радиолокацион системасын төзүче, 50 фәнни хезмәт авторы, техник фәннәр кандидаты, профессор.

Дәүләт күләмендәге  бурычларны үтәүдә күрсәткән казанышлары өчен  Илдус Мостюков Югары Совет Президиумының ябык Указы белән Социалистик Хезмәт Герое исеме (1980) бирелгәндә   Ленин ордены, «Урак һәм Чүкеч» алтын медале белән бүләкләнә.  Хезмәт Кызыл Байрагы ордены (1971), «Фидакарь хезмәт өчен», Владимир Ленинның 100 еллыгы уңаеннан юбилей медальләренә (1970) лаек була. Дәүләт премиясе һәм РСФСРның атказанган  фән һәм техника эшлеклесе  (1986), Татарстанның атказанган фән эшлеклесе (2013) исемнәрен ала.

Үзеңнекенә каршы… ут

Хәрби гаскәрне танып белүче, беренче көннәрдән үк «свой-чужой» дип телгә кергән  система беренче булып АКШта һәм Бөекбританиядә барлыкка килә. Бу аңлашыла да, чөнки икътисади яктан шактый алга киткән илләр.  СССРда СЧ-1 дип аталган мондый приборлар белән  1943 елда кораллана башлыйлар. Әйтергә кирәк,  бездә аларның беренче үрнәкләре  Бөек Ватан сугышына  кадәр үк пәйда була.  Әмма сугыш чорында сәнәгать тармагының  башка төбәкләргә   эвакуацияләнүе  зур тоткарлык ясый. 1955 елда исә «Кремний-2» дип аталган система барлыкка килә.

– Бу системаның  җитди җитешсезлеге бар иде, – дип сөйли Илдус Шәйхелисламович. – Кодлары аз булу сәбәпле,  аны разведка бик тиз эзләп таба. Дошман кулына эләккән очракта  да ни-нәрсә икәнен шундук ачыклый алалар.  Ә мондый хәлләр, әйтергә кирәк,  еш була, я самолет ватылып җиргә төшә, я  заводта эшләүчеләрнең берәрсе   хыянәт юлына баса.  1961 елда шундый бер очрактан соң  КПСС Үзәк Комитеты оборона бүлегенең  утырышы булды.  Залда шушы өлкәгә кагылышы булган министрлар, җитәкчеләр җыелган иде. Бүлек мөдире Иван Сербин  бик ачулы гына: «Сез кайчан илне тезләндерүдән туктыйсыз? Бернәрсәгә дә бирешми торган системаны  тиз арада уйлап табыгыз», – диде дә, шуның белән утырыш тәмамланды. Без барыбыз да аптырашта калдык.  Шунда СССР оборона министры урынбасары Роман Покровский  ябык конкурс игълан итте.   Мәскәүдәге «Кремний-2» системасын эшләгән НИИ-17 институты 30 урынына 1 миллион  код ясау тәкъдиме белән чыкты.  Әмма бу гына проблеманы хәл итәрлек түгел иде, чөнки радиоразведка искиткеч шәп эшли, ул вакыттагы  техника бу кодларны ачыклый алырлык иде.  Без Казандагы   тәҗрибә-конструктор бюросыннан (ОКБ-294)  башка вариантны  тәкъдим иттек.  Ул криптографик ысуллар белән кодлаштыруга корылган иде.  Мондый җиһаз чит кулларга эләккән очракта металл кисәге генә булып калачак.  Бу тәкъдим кабул ителде. 1962 елда  КПСС Үзәк Комитеты һәм Министрлар Советының  махсус карары белән  безнең бюро илнең төп институтына әверелде.

Шулай итеп, СССР Хөкүмәте  бу системаны төзү эшен Мәскәүдән Казанга күчерә.   Илдус Мостюковны СССР Радиосәнәгать министрлыгының Казан фәнни-тикшеренү электрофизика институты директоры итеп куялар. Бер үк вакытта ул генераль конструктор вазыйфасына да билгеләнә.  СССРда татарлар арасында Илдус Мостюков иң беренче генераль конструктор  була, аңа Советлар Союзының «иң серле татары» дигән исем дә ябышып кала.

Гадилектән – галилеккә

1928 елда дөньяга аваз салган малайның  тормышы гадәти генә тәгәри диярлек. Гаилә, мәктәп, сугыш… Сугыш башланганда аңа 13 яшь була. Әтисен 22 июнь көнне үк фронтка алалар. Әнисе белән икесенә ничектер җан асрарга кирәк була. Әле ярый өйдә тегү машинасы бар.  Илдус үзенең хезмәт юлын бияләйләр, сырган бишмәтләр тегүдән башлый.  Икәүләп тегәләр дә артельгә тапшыралар. Тик әнисе генә эшләүче булып саналганга, ипигә карточканы да аңа гына бирәләр.  Тукай урамындагы агач йортның ярымподвалындагы фатирдан ул конструктор бюросы җитәкчесе булгач кына чыга ала. Аңа кадәр шактый юл үтәргә туры килә әле.  Башта Казан механика-технология техникумын тәмамлап, «Казэнерго» берләшмәсендә электрик булып эшли.  Казан авиация институтының данлыклы радиотехника факультетын тәмамлау 5 ел эчендә инженер белгечлегеннән  ОКБ-294нең җитәкчесенә күтәрелергә ярдәм итә.

Генераль конструктор вазыйфасында  Илдус Мостюков 28 ел буена  яңа танып белү системаларын җитештерү өстендә эшли, баш конструкторларның эшчәнлеген контрольдә тота. Бу система хәрби сынаулар үткәннән соң эксплуатациягә кертелә һәм илебезнең куркынычсызлыгын тәэмин итә. Бу чорда  халык хуҗалыгы өчен  күпсанлы башка төр системалар да җитештерелә.

Каршылыклар

– Бар нәрсәне яңабаштан башларга туры килде, – ди Илдус Шәйхелисламович, – чөнки тәҗрибә уртаклашырга мөмкин түгел, чөнки ул юк. Дөрес, америкалылар бездән аз гына алданрак  үзләренең системаларын төзеп киләләр. Әмма алардан бернинди мәгълүмат алып булмый, бар да яшерен.  Махсус хезмәтләр безне дә нык саклады.  Шуңа күрә ике арада ниндидер ярыш бара иде.  Эш бик авыр, акрын барды.  Җитмәсә, 1966 елда  безнең аппаратура, үч иткәндәй,  тагын  чит илнең махсус хезмәтләре кулына килеп эләкте: Түбән Новгородтан безнең хәрби частьлар урнашкан җиргә очучы самолет, ватылып,  Германиягә килеп төште.  Нәкъ Берлин өстендә булганда самолетның моторы эшләми башлый, очучылар,  шәһәргә төшмәс өчен, «Англия зонасы»нда булган күлгә таба борылалар. Германиядәге безнең хәрбиләрнең командующие Петр Кошевой   самолеттагы серләрнең мөһимлеген аңлый, шуңа күрә  танк батальонын кертеп, инглизләр өлгергәнче самолетны үз кулына алмакчы була. Әмма бу вакытта  партия корылтае бара һәм Мәскәүдән,  бернинди дә халыкара  каршылыкларны булдырмаска, дигән күрсәтмә килә.  Шуңа күрә операциядән баш тарталар.  Нәтиҗәдә күлгә төшкән самолетны инглиз хәрбиләре тартып чыгара һәм Англия Хөкүмәтенә  тапшыра. Шулай итеп, танып белү системасы яшерен булудан туктый.  Бу хәлне тикшерү өчен комиссия төзелә, яңа системаны төзү эшен срогында үти алмаган өчен Илдус Мостюковка  шелтә белдерелә.  Ахыр чиктә  барыбер, шелтәләр ала-ала булса да, алга куелган бурыч үтәлә.

1976 елның 8 сентябрендә  тагын бер күңелсез яңалык: Япониянең Хоккайдо утравына яңа МиГ-25 очкычы төшә һәм очучысы  сәяси  сыену урыны сорый.   Әлбәттә инде, америкалылар  хәрби самолетның  җиһазларын ныклап өйрәнәләр. Шул сәбәпле хәрби самолетлардагы электрон системаларны алыштырырга туры килә.  Бу проблеманы хәл итү дә Мостюковка йөкләнә.

1977 елда, ниһаять, дәүләт сынаулары тәмамлана.  Системаны кабул итү комиссиясен легендар очучы, ике тапкыр Советлар Союзы Герое Евгений Савицкий җитәкли.  1980 елда исә хәрби сынаулар була.  Анда йөзләрчә самолет, радиолокацион системалар, корабльләр катнаша.  Шуннан соң гына әлеге приборлар белән армияне коралландырырга мөмкин дигән карар кабул ителә.  Бу карарны 5 ел буена тормышка ашыралар.  Проектта Советлар Союзындагы 30 завод катнаша.  «Әле ярый бу эшләрне Ельцин реформасына кадәр эшләп бетерә алдык.  Аз гына соңга калсак та,  заводлар эштән туктау һәм акча да булмау сәбәпле, система эшләп китә алмас иде», – дип фаразлый Илдус Шәйхелисламович.  Аның әйтүенчә,  бу система әле озак хезмәт итәчәк, чөнки ул шифрлауга  бирешми.  «Пароль» системасы  куелган самолетларның дошман кулына да эләккәне бар, әмма бу инде мөһим түгел. Аппаратурадагы кодларның меңнәрчә варианты очраклы закон буенча  гел алышынып тора. Хәзер безнең «Пароль» системасын 40тан артык ил куллана», –  ди ул.

 

 СССР таркалганнан соң Литва, Латвия, Эстония илләре Америкада җитештерелгән танып белү системасыннан файдалана башлый. Белгечләр әйтүенчә, бу аларга бик кыйммәткә төшә.  Һиндстан Россиянекен дә, Американыкын да куллана.

 

Һаман да сафта

1999 елда Илдус Мостюков инициативасы һәм Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиев ярдәме белән «Татарстан Геройлары» дигән оешма төзелә.

– Бик авыр еллар булды, – дип искә ала Илдус Шәйхелисламович. – Ул вакытта ватанпәрвәрлек дигән төшенчәнең бәясе бөтенләй юкка чыккан иде бит. Хәтта кайбер матбугат битләрендә, Советлар Союзы таркалгач, димәк, аның геройлары да юк, дигән фикерләр дә күренгәләде. Чыннан да, ул чорда республикада геройларның төгәл саны да юк иде. Моны ачыклар өчен активистларга, кәгазь тузанына күмелеп, көне-төне архивларда утырырга туры килде. Нәтиҗәдә төрле категориядә булган 120 Геройны барлый алдык.

Илдус Мостюков озак еллар бу оешманың башында тора. Алар яшьләрне ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләргә, Бөек Ватан сугышы һәм аннан соңгы елларда халык хуҗалыгын торгызу тарихын дөрес итеп җиткерергә, Татарстан Геройларын социаль яктан якларга дигән бурыч куялар. Ике ел элек, сәламәтлеге какшау сәбәпле, үзен рәислектән азат итүләрен сорый. Әмма бай тәҗрибәсе юкка чыкмый, киңәшче буларак ул эшен дәвам итә.

Фәния Әхмәтҗанова


Фикер өстәү