Казанда яңа йортларда фатир бәясе 6 процентка кимегән

Гыйнвар аенда Россиянең күп кенә шәһәрләрендә яңа төзелгән йортларда фатир бәясе кимегән яки үзгәрмичә калган. Әмма белгечләр бу яңалыкка сөенергә ашыкмаска киңәш итә. Алар фикеренчә, торак базары тәкъдимнәргә нык баемыйча торып, бәя кимемәячәк.

ЦИАН мәгълүматлары буенча, гыйнвар аенда Россиянең 16 зур шәһәрендә фатир бәяләре декабрь аендагы белән чагыштырганда 0,3 процентка арткан. Хәзер бер квадрат метр бәясе – уртача 88,6 мең сумга кадәр. Ай йомгаклары “миллионлы” биш шәһәрдә фатир бәясе берникадәр кимүне күрсәткән.
Белгечләр мәгълүматларына караганда, Казанда яңа йортларда фатир бәяләре төшкән. Гыйнвар аенда Татарстан башкаласында бер “квадрат” хакы уртача 101,6 мең сум (декабрь аенда 108,1 мең сум булган – фатир хакы 6 процентка кимегән) булган. Шул ук вакытта бер ел элегрәк Казанда торакның бер квадрат метры 90,5 мең сум тәшкил иткән. Тулаем алганда, бер ел эчендә яңа торак бәясе 12,3 процентка арткан.


Фикер өстәү