Татарстанда 10 742 кеше коронавирустан вакцина ясаткан

Татарстанда 10 742 кеше “Спутник V” вакцинасын ясаткан. Бу хакта Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы уздырган йомгаклау коллегиясендә әйттеләр.

1958 кеше вакцинаның икенче дозасын алган. Республикага барлыгы 13 442 комплект вакцина кайткан. Хәзерге вакытта аның 79,9 проценты кулланылган.


Фикер өстәү