Ире белән улын үлемнән коткарган хатын үзе һәлак булган

Түбән Новгород өлкәсендә яшәүче хатын-кыз ике яшьлек сабыен һәм ирен үлемнән коткарган, ләкин үзе һәлак булган.

22 гыйнвар иртәсендә Зур Козихино бистәсендә ир белән хатын юл кырыеннан Дубравный бистәсендәге балалар бакчасына юл тоткан була. Юлдагы бер машина йөртүче икенчесен узарга чыкканда җәяүләп килгән гаиләне күрми кала.

Өсләренә килгән автомобильне күргән хатын ире белән улын юл читенә этә, ә үзе машина астына эләгә. Алган тән җәрәхәтләреннән хатын һәлак була.


Фикер өстәү