Сәламәтлек саклау министры: “Татарстанда үлем-китем күрсәткече артты”

Шуңа да карамастан, ул Россия буенча уртача күрсәткечтән кимрәк.
Пандемия чорында Татарстанда үлем-китем очраклары арткан. Бу хакта республика сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков белдерде.
— 2019 елда без халыкның гомер озынлыгы ягыннан иң яхшы 10 төбәк исәбенә кергән идек. Бүген дә Идел буе федераль округы субъектлары арасында үлем-китем буенча иң түбән күрсәткечле төбәк булып торабыз. Безнең күрсәткечләр Россия буенча уртача күрсәткечләрдән түбәнрәк, әмма коры саннар артында кешеләребезнең гомере ята. Узган ел планнарыбызга үзгәрешләр кертте. Бөтен көч һәм акчаны асылда йогышлы авыруны җиңүгә юнәлтү бала туу күрсәткече, гомер озынлыгы кимүгә, үлем-китем очраклы артуга китерде, – дип аңлатты ул.
Марат Садыйков әйтүенчә, хәзер республикада үлем-китемне киметү буенча күп кенә чаралар күрелә. Министр билгеләп үткәнчә, үлем сәбәпләре башлыча сулыш органнарындагы, кан әйләнеше системасындагы авыруларга һәм яман шешкә бәйле. Шулай ук ашказаны-эчәк, неврология һәм эндокринология чирләре дә үлем-китем очраклары ишәюгә китергән.


Фикер өстәү