2021 елда Россиядә ял итүгә бәяләр 2020 ел белән чагыштырганда, кимендә 10-15% ка артырга мөмкин, дип белдергәннәр туроператорлар ассоциациясендә (АТОР).
«АТОР аналитиклары 2020 елның декабрь азагында ук, пандемия белән бәйге вәзгыять уңай булган очракта да 2021 елда туристлык хезмәтләренә бәяләрнең гомуми үсеше 10-15 процент, ә пессимистик яктан-югарырак дигән нәтиҗә чыгарды», — дип билгеләп үтә Ассоциация белгечләре.
Туроператорлар мәгълүматларына караганда, гыйнвар аенда ук Россия көньягына турларны иртә алу этабында ук 2021 елның җәенә кунакханә бәяләре 3% тан 20% ка кадәр күтәрелгән. Краснодар крае һәм Крымның Кара диңгез курортларында урнаштыру бәясе узган елгы күрсәткечләрдән 10% ка артып китә.