“Даймонд принцесс” лайнеры пассажиры Татарстанда беренче булып ковидка каршы кан плазмасы биргән

Коронавирус пандемиясе башланганда “Даймонд принцесс” лайнерында калып, шунда чир йоктырган бер ир-ат Татарстанда тәүге тапкыр ковидка каршы кан плазмасы биргән.

Бу хакта Сәламәтлек саклау министрлыгының йомгаклау коллегиясендә Татарстанның баш терапевты, профессор Диана Абделганиева белдерде. “Даймонд принцесс” лайнеры пассажиры ковидка каршы кан плазмасы бирү буенча тәүге донорга әйләнде”, – дигән ул.
Республика клиник хастаханәсенең баш табибы Рафаэль Шәвәлиев аңардан кан бирүне сораган икән. Шулай итеп, республика галимнәре әлеге донор ярдәмендә Covid-19 инфекциясенә антитәнчекләрне билгеләүгә ирешкән. Ике көннән соң антитәнчекләрнең күләме дә ачыкланган.
Шуннан соң донор плазмасы белән авыр хәлдәге сырхауларны дәвалаганнар.


Фикер өстәү