Сөрем газы белән агуланучылар көннән-көн арта: аннан ничек сакланырга?

Соңгы арада сөрем газы белән агуланучылар саны арта. Кемнәрдер фатирларын плитәдәге газны белән өй җылытып, кемдер мунча кереп зыян күрә. Сөрем газына “исерүче”ләрнең күбесе шәхси йортларда яши. Шушы араларда Казанның Дәрвишләр бистәсендә гомер итүче бер ханым үзенең өч баласы белән агуланган. Бәхеткә, вакытында ярдәм килеп җиткән. Гаиләне тиз арада хастаханәгә озаталар. Авиатөзелеш районында исә ир белән хатын агулана.

Сөрем газының исе дә, тәме дә юк. Әмма аны сулау кеше гомере өчен куркыныч. Аның белән агулануны тиз генә белеп тә булмый. Ел саен Россиядә меңәрләгән кеше сөрем газыннан зыян күрә.
Нәрсә соң ул сөрем газы? Ул төрле ягулык янудан килеп чыга. Мәсәлән, нефть, газ, күмер, үзагач яну, эшләп торган машина, тәмәке төтене — барысы да сөрем газын китереп чыгара.
Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сак булырга чакыра.
– Йортларда һәм фатирларда төтен йөри торган юлларны ябып куймаска кирәк. Газ янган җирдә, һава йөрсен, – ди коткаручылар.
Сөрем газы белән агулану билгеләре:
– Баш авырта:
– Күңел болгана;
– Хәлсезлек сизелә һәм йокы килә;
– Эч авырта;
– Сулыш алу кыенлаша;
Сөрем газы чыккан җирдә озаграк торганда, аңны да җуярга мөмкин. Шулай ук координация бозылырга, күз күреме начараерга һәм хәтер томалангандай булырга мөмкин.
Агуланганда нинди ярдәм күрсәтергә?
1. Сөрем газын туктатырга. Мөмкинлек булса, кешене ул урыннан алып чыгарга;
2. Әлеге урынга кислород керүне тәэмин итәргә. Ишек, тәрәзәләрне ачып җилләтергә, кысып торган киемнәре салдырырга кирәк;
3. Нашатырь спирты иснәтергә;
4. Зыян күрүчегә кайнар чәй яки кәһвә бирергә;
5. Пульс һәм сулыш алуы юк икән ясалма сулыш алдырырга һәм йөрәккә туры массаж ясарга кирәк.
Ярдәм күрсәткән арада, кичекмәстән “Ашыгыч ярдәм” машинасы чакыртыгыз. “Казангоргаз” оешмасы белгечләре исә, газ исе сизүгә “04” телефонына шалтыратырга, газчыларга техник хезмәт күрсәтергә мөмкинлек тудырырга киңәш итә.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү