Үзебезнең кино, спектакльләр юкмыни?

Әбиләргә урамга чыгып йөрергә ярамый. Шуңа күрә без көнебезне өйдә телевизор карап уздырабыз. «Яңа гасыр», «Мәйдан» каналларын карыйм. Бер көнне 4 сәгатьлек татарчага тәрҗемә ителгән кино күрсәттеләр. Аңлашылмый да, үзебезчә түгел. Үзебезнең спектакльләрне, киноларны күрсәтеп булмыймыни соң? «Мәйдан»да гел бер җырларны әйләндереп торалар. «Мунча ташы»н, борынгырак җырларны, тапшыруларны куйсыннар иде. Телевизорны хәзер яшьләр карамый бит, күбрәк без – өлкәннәргә кирәк ул.

Нәзифә Гомәрова, 83 яшь. Казан

Илшат Әминов, «Яңа гасыр» телерадио компаниясе генераль директоры:
– Үзебезнең кинолар күп булса, рәхәтләнеп куяр идек. Менә хәзер татар гаиләсе, тел проблемалары буенча кино төшерә башлыйбыз. Тарих дәресләре булачак. Татарча спектакльләрне репертуардан төшкәч кенә куярга рөхсәт ителә. Әкренләп тапшыруларны яңартабыз, яңаларын булдыру өстендә эшлибез.


Фикер өстәү