Балтач укучылары бер агачта өч төрле җимеш үстерә

Пыжмара укучылары бер агачта өч төрле җимеш үстерергә хыяллана. Нөнәгәр мәктәбендә үзләре үстергән кыяр, борычны апрельдә үк ашый башлыйлар. Борбаш мәктәбенә чакмый торган кортлар кайтартканнар. Балтач укучылары үстерергә, җитештерергә генә түгел, аны сатарга да өйрәнә. Җиргә тартылу көче озакка җитәрме?

– Вузларда укыган яшьләр арасында эш таба алмыйча интеккәннәре дә шактый. Бу проблеманы хәл итү өчен районда алтынчы ел инде һөнәргә әзерләү программасы эшли. Безгә нинди белгечләр кирәк, шуларны әзерлибез. Бала иң элек туган җирен яратырга тиеш. Аннан соң гына ул яхшы икътисадчы, табиб яки башка белгеч була ала, – ди районның мәгариф бүлеге мөдире Алия Шагаева.
Алия Шагаева әйтүенчә, районда киләсе биш елда кирәкле белгечләрне барлаганнар. Алар арасында укытучы, инженер, электрик һәм башкалар бар. Хезмәткә мәхәббәт уяту максатыннан, бакча һәм мәктәпләрдә атнаның һәр пәнҗешәмбесендә Һөнәрләр көне үткәрелә. Әти-әниләр үзләре сайлаган белгечлек турында сөйли. Бу очрашулар балалар арасында: «Минем әнием – җитәкче, ә синеке – сыер савучы», – дигән бүлгәләүләрне юкка чыгарган. Барлык һөнәрләргә карата да мөнәсәбәт бер төрле икән. Бакча һәм мәктәпләрдә «һөнәр почмагы» булдырылган. Кызык, монда балалар паспортны 16да түгел, хәтта 3–5 яшьтә үк ала. Анда һәр баланың нинди уенчык белән уйнавы, һөнәри кызыксынулары язылган. Бу эш мәктәптә дә дәвам итә. Анда профильле сыйныфлар ачылган. Нәкъ менә киләчәк һөнәре өчен бер авылдан икенчесенә барып укучылар да бар.
– Һәр баланың кәсебе булырга тиеш. Тормыш тотрыклы түгел, бүгенге заманда үзеңне туендырырлык берничә һөнәрең булсын, дип тә өйрәтәбез. Хезмәткә өйрәтүгә әти-әниләр каршы түгел. Җәй көне балалар эшсез калмый. Эшлә дип кенә әйтеп булмый, кызыксындыру чарасы да булырга тиеш, – ди Алия Шагаева.
Районның берничә мәктәбендә инженерлык сыйныфлары ачылган. Казан дәүләт аграр университеты һәм Казан кооперация институты белән дә килешүләр төзегәннәр. Болар барысы да – яшьләрне авылда төпләндереп калу өчен үзе бер юл. Бу урында Алия Шагаева: «Авыл хуҗалыгы бүген тирес эчендә генә кайнамый. Ул – зур агротехнологик мөмкинлекләр, яраткан җиреңнән табыш алып, рәхәтләнеп яшәү», – дип тә куя.
Аграр университет районның уннан артык мәктәбендә аграр сыйныфлар ачкан. Башта укытучыларны укытсалар, ике ел элек бу эшкә укучылар да кушылган. Борбаш мәктәбендә тәмле бал җитештерергә өйрәнсәләр, Кече Лызида үсентеләр питомнигы бар. Урман хуҗалыгы министрлыгы укучыларга махсус формага кадәр тектергән. Нинди орлык утыртырга ярый, ниндие юк – барысын да беләләр. Нөнәгәр укучылары туфракны тикшертү өчен аграр университетка кадәр барган. Түтәлләрне бизәү, ландшафт дизайны да авыл балалары өчен ят түгел. Мәсәлән, Норма укучылары квадрокоптер белән бакчаны төшереп, түтәл ясау буенча проектлар игълан итә. Һәр сыйныф ярыша-ярыша үз проектын булдыра. Менә шуннан бердәнбер гүзәл бакча образы туа. Эшмәкәрлек буенча эш башларга теләгәннәргә Норма укучылары бизнес-план төзергә булышырга әзер. Булачак мал табибларын Урта Көшкәт мәктәбеннән эзләргә мөмкин. Монда куян үрчетү белән шөгыльләнәләр. Пыжмарада яшь мичуринчылар үсә. Виноград үстерергә өйрәнгәннәр инде, хәзер бер агачта өч җимеш – абрикос, слива, алыча өлгертмәкчеләр.
Үстерү генә түгел, сатарга өйрәнәсе дә бар. Бу уңайдан Казан кооператив институты ярдәмгә килгән. Балтач мәктәбе һәм гимназиясендә кооперацияләр булдырылган. Монда үстерү технологияләренә, сату серләренә бергәләп төшенәләр. Кооператив институт белән Татпотребсоюз берләшмәсе суган, кәбестә орлыклары кайтарткан.
Тырышу бушка китми. Укучылар киләчәктә язмышларын үзләре сайлаган юнәлеш белән бәйләргә җыена. Вузлар белән район арасындагы максатчан программа да (целевая) яшьләрне авылда калдырырга ярдәм итә. Әйтик, бүген аграр университетта районнан – 21, педагогика юнәлешендә – 14, медицина университетында – 10, төзелеш буенча 4 кеше укый. Алар барысы да – районга кайтасы белгечләр. Балтач үз яшьләрен сөенеп каршы алачак.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү