Элек-электән сагызчылар авылы булып танылган Аланда бүген, кызганычка, бу эш белән ныклап шөгыльләнүче калмаган диделәр. Ни дисәң дә, үтә вак, җайсыз хезмәт һәм, өстәвенә, бар дөньяны хуш исле “Орбит” һәм “Дирол”лар басканда, үтемле товардыр дип тә уйлап булмый.
Хәер, сораучы бик күп икән. Әле кайчан гына Аланның беренче номерлы сагыз ясаучысы булган Әнисә Гайнанованың беренче сүзе: «Язмагыз инде, тагын сорый башлыйлар», – булды.
– Чыннан да, бик мәшәкатьле эш. Бер үзең генә эшләп була торган түгел. Кулалмаш кирәк. Өстәвенә соңгы елларда безнең урманда чыршылар тоташ корыды, сагыз чималы табу да бер проблемага әйләнеп бара.
Әнисә тумышы белән Алан кызы булса да, кияүгә чыкканчы сагыз җыю, кайнату белән кызыксынмаган. Ә ул килен булып төшкән гаиләдә, киресенчә, бу иң яраткан шөгыльләре була. Алты малай, алты кыз үсүче гаиләдә әниләре Мөнәвәрә балаларны әнә шул сагыз җыю шөгыле белән тәрбияләп үстерә. Эш тә була, вак-төяк чыгымнарга да ярап тора. «Башка чыккач, мин дә, кызыгып китеп, әнидән сагыз кайнатырга өйрәндем. Ирем Тәлгать, вакыты булган саен, урманга кереп, сагыз җыйды. Моның өчен кара чыршы сагызы кирәк. Элекке елларда ул түбәндә генә, җыярга бик җайлы иде. Кайчакта, әйбәт сагыз күрсәләр, кызыгып агачка менәләр иде… Балалар үсә төшкәч, сагыз җыю аларга күчте. Алар алып кайтты, мин кайнаттым, – дип сөйли Әнисә.
Кайнату дигәнең дә шактый четерекле икән. Кемнәрдер эмаль кәстрүл кулланса, Әнисәләр гомергә алюмин табак-савытны хуп күргән. Төбенә утырмасын, ташымасын өчен, акрын утта сагызны гел карап, болгатып торырга кирәк икән. Кайнап чыккач та әле, гел кабып, чәйнәп карап, тешкә ябышмаслык хәлгә килгәнче кайнатасы. Артык озак та кайнатырга ярамый, чөнки сагыз катылана – бу инде чәйнәргә уңайсыз, тәме дә башка дигән сүз.
«Әзер булган массаны ике катлы марлядан ике тапкыр сөзә идек», – ди хуҗабикә. Бераздан, сөземтәнең кайнарлыгы кимегәч, кулны салкын суга тыгып, кайнатманы махсус тактага юка итеп җәяләр, аннан, пычак белән нәни квадратларга бүләләр һәм пакетларга салалар. Бу эшләр тиз башкарылырга тиеш, ярдәмчеләр менә шуңа кирәк икән инде. Сүз бит ярты литрлы сыек сагыз турында түгел, чиләкле кайнатма турында бара!
Гөлсинә Хәбибуллина