Татарстанның сәламәтлек саклау тармагы еллык нәтиҗә ясады: «Чернобыльдәге кебек иде бит»

Сәламәтлек турында сөйләшкәндә, хәзер коронавирус темасын урап узу мөмкин түгел. Вазгыять шундый: җәмгыять бу чир белән яшәргә өйрәнә. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының йомгаклау коллегиясендә дә төп игътибар коронавируска бирелде һәм «Аның белән алга таба ничек яшәргә?» дигән сорауга җавап эзләделәр. Утырышта Татарстан Президенты да катнашты. «Таҗ»лы вазгыятьне контрольгә алудан тыш, тармак узган елга тагын нинди нәтиҗә ясый ала?

Барысын да үзгәртте
Коронавирус республикада медицина системасын үзгәртергә мәҗбүр итте. Төп докладчы – Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков билгеләп үткәнчә, инфекция таралу белән медицина хезмәткәрләренә яңача эшләргә өйрәнергә туры килгән. Бу чыдамлыкка, түземлеккә һәм һөнәргә тугрылыкка да сынау иде.
– Пандемия чорында коронавируслы сырхауларга ярдәм күрсәтүдә катнашкан дәүләт оешмалары һәм стационар ятаклар саны ике мәртәбә арттырылды. Татарстан инфекциягә каршы көрәшү өчен биш медицина округына бүленде. Аларның һәркайсында госпитальләр булдырылды, – дип сөйләде Марат Садыйков.

Пандемия чорында барлыгы 17552 мең медицина хезмәткәре, шул исәптән 10273 госпиталь белгечләре, 936 «ашыгыч ярдәм» машинасы йөртүчеләре, 3893 волонтер, уку йортлары студентлары хезмәт куйган. Федераль һәм республика бюджетыннан госпитальләрне кирәкле җиһазлар – томография компьютерлары, үпкәне ясалма вентиляцияләү (ИВЛ) аппаратлары, өстәмә «ашыгыч ярдәм» машиналары, шәхси саклану чаралары белән тәэмин итү өчен 2,7 млрд сум акча бүлеп бирелгән. Коронавируслы сырхаулар белән эшләүчеләр барлыгы 4 млрд сумга якын акча алган.

Министр әйтүенчә, коронавирус пандемиясе кайбер мәсьәләләрне тизрәк хәл итәргә мөмкинлек биргән. Шуның берсе – йогышлы авырулар хезмәтен яңарту. «Республикада 100 көн эчендә яңа йогышлы авырулар хастаханәсе төзелде, Чаллы, Түбән Кама шәһәрләре һәм Әлки районында яңа бүлекләр төзелде һәм төзекләндерелде», – диде тармак башлыгы.

Балалар арасында азрак
Марат Садыйков белдергәнчә, пандемия чорында үлем-китем очраклары арткан. Шуңа да карамастан, ул Россия буенча уртача күрсәткечтән кимрәк. Министр моның сәбәпләрен аңлатты.
– 2019 елда без халыкның гомер озынлыгы ягыннан иң яхшы 10 төбәк исемлегенә кергән идек. Бүген дә федераль округта үлем-китем буенча иң түбән күрсәткечле төбәк булып торабыз. Бездәге саннар Россия буенча уртача күрсәткечләрдән түбәнрәк. Әмма коры саннар астында – кеше гомерләре. Узган ел планнарыбызга коронавирус үзгәреш кертте. Бөтен көч һәм акчаны йогышлы авыруны җиңүгә юнәлтү бала туу күрсәткече, гомер озынлыгы кимүгә, үлем-китем очраклары артуга китерде, – диде ул.
Министр сүзләренчә, үлем сәбәпләре күбрәк сулыш органнарындагы, кан әйләнеше системасындагы авыруларга һәм яман шешкә бәйле. Шулай ук ашказаны-эчәк, неврология һәм эндокринология чирләре дә үлем-китем очраклары ишәюгә китергән.
Сәламәтлек саклау тармагы башлыгы әйтүенчә, 20 ел эчендә хезмәткә яраклы яшьтән өлкәнрәкләр саны 26 процентка арткан. 80нән һәм аннан да олыраклар күрсәткече – 34 процент. Бу да, билгеле, үлем-китем статистикасына тәэсир итми калмый.
Ә менә җиде районда хезмәткә яраклы кешеләрнең күпләп үлүе күзәтелә икән. Бу – Әтнә, Әлки, Кайбыч, Арча, Кукмара, Тәтеш һәм Азнакай. Хастаханәгә барып җитмичә, өйдә үлүчеләр саны 5 районда: Азнакай, Ютазы, Мөслим, Арча, Тәтештә күбәйгән. Министр әлеге җирлекләрнең баш табибларыннан бу хәлне шәхсән аңлатуны сорады.
Шулай да балалар арасында үлем очраклары кимегән. Монысын министр узган елның казанышы дип бәяләде. Бу юнәлештә эшне дәвам иттерәчәкбез дип вәгъдә итте Марат Садыйков.

«Чернобыльдәге кебек иде»
Рөстәм Миңнеханов пандемиянең башлангыч чорын искә төшерде.
– Пандемия сәламәтлек саклау өлкәсенә җитди сынау булды. Тармак бюджеты 89 млрд сумны тәшкил итте. Февраль искә төшә. Без Чернобыль янәшәсендә басып торган кебек иде бит. Коронавирус – җитди авыру, әмма табиблар аны дәваларга өйрәнде. Иң мөһиме – тәҗрибә, – диде Президент үз чыгышында.
Ул шулай ук коронавирус кичергән пациентлар өчен тернәкләндерү программасын эшләргә тәкъдим итте. Президент медицина тармагында хезмәт итүчеләргә рәхмәтен белдерде, дәүләт бүләкләре, Рәхмәт хатлары да тапшырды.
Сүз уңаеннан, Рөстәм Миңнеханов утырышка кадәр компьютер томографиясенең яңа мобиль комплексын карады һәм махсуслаштырылган күргәзмәдә медицина өлкәсендәге соңгы эшләнмәләр белән танышты. Шуның берсе – кеше канында коронавируска антитәнчекләр булу-булмавын ачыклар өчен экспресс-тест. Аны КФУ белгечләре ТАИФ ярдәме белән бергә эшләгән. Шулай ук Президент медик волонтерлар белән дә очрашты.

Бер ел эчендә «Ансат» санитар авиация вертолетында 193 очыш ясалган (планда 125 очыш булган), 189 сырхау эвакуацияләнгән. Марат Садыйков Президентка тагын шундый очкычка ихтыяҗ барлыгын җиткерде.

Профилактик юнәлештәге медицина ярдәмен дәвам иттерү бурычы тора. 2021 елда бу чараларга 934800 кеше җәлеп ителергә тиеш. 2020 ел нәтиҗәләре буенча, кан әйләнеше системасы авырулары белән исәптә торучы пациентларның 89 проценты дарулар алган.

Медицина оешмаларын кадрлар белән тәэмин итү буенча төбәк проекты кысасында 2020 елда медицина хезмәткәрләренең гомуми саны 324 белгечкә арткан.

Чулпан Гарифуллина

Фото: Ильдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү