Татарстанда азкеремле гаиләләргә балалары туган очракта быел да бүләк җыелмасы тапшыру дәвам иттерелә.
Җыелмада сабый өчен кирәкле әйберләр – комбинезон, бишек, юрган, памперслар, юындыру өчен кирәк-ярак, кер порошогы. Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева әйтүенчә, узган елда бүләк тартмасының бәясе 9 мең сум чамасы тәшкил иткән. Барлыгы 40 миллион сумлык 4400 җыелма тапшырылган. Мохтаҗ гаиләләргә бүләк тартмалар бала тудыру йортыннан ук биреп чыгарыла. Моның өчен керем турында белешмә тапшырырга кирәк.