Гаделлек урамдамы?

Бөтендөньяда барган фетнә давылыннан Россия имин калса, гаҗәп булыр иде. Үткән шимбәдә Навальныйның кулга алынуын сәбәп итеп масштаблы протест акциясе оештыруның, ил көймәсен чайкалдыруның беренче зур омтылышы булып үтте.

Россия матбугатының дүшмәбе саннары шимбә вакыйгаларына бәя бирүгә багышланган зур материаллар белән чыкты. Федераль хөкүмәт органы «Российская газета» әйтик, «Кар кызылга әйләнмәсен» дигән күләмле язма бирде. Оппозиция шимбә протестын масштаблы итү өчен зур тырышлык куйды. Социаль челтәрләрдә ризасызлык акцияләренә чакырулар, фетнәнең тактикасын эшләү һәм аңлату киң җәелдерелде. Рәсми хакимиятләр халыкны тынычландырырга тырышты. Пандемия шартларында күп кеше катнашында чаралар оештыру рөхсәт ителми, бу илдәге вазгыятьнең тагын да начараюына китерергә ихтимал иде. Оппозиция кисәтүләргә колак салмыйча, Владивостоктан алып Санкт-Петербургка кадәр дистәләгән шәһәрләрдә гыйсъянчыларның урам хәрәкәтләрен оештырды. Оештыручылар зур масштаблы халык күтәрелешенә өмет итсә дә, урамга чыккан халык саны күпчелекнең протест хәрәкәтенә иярергә теләмәвен күрсәтте. Халыкның төп өлеше рәсми хакимиятләрнең алдан кисәтүенә колак салды.

Кызганыч, күп кенә шәһәрләрдә сәяси көрәш этикасы бозылды. Физик көч куллану очраклары, тән җәрәхәте алучылар байтак күзәтелде. Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта аеруча киеренке иде. Эчке эшләр министрлыгы ил башкаласы урамнарына 4 мең кеше чыгуын игълан итте. Төрле сәяси көчләр төрле саннар атадылар. 20 мең, 40 мең, хәтта 60 мең дигән саннар очрады. Әмма Пушкин мәйданына җыелучылар төшергән видеоматериалларга карау белән, югарыдагы саннарның күпертелгән булуына төшенәсең. Мәскәү чыгышын провокацияләрнең күплеге, протест акциясен кул сугышларына әйләндерү омтылышлары да аерып тора. Зыян күрүчеләр арасында ОМОН вәкилләре дә, гыйсъянчылар да бар. Төрле шәһәрләрдә полицейскийларга һөҗүм итүчеләр тоткарланды, аларга катгый җәза биреләчәк.
СССРның соңгы еллары тәҗрибәсе, моннан ун ел элек башланып киткән «гарәп язы» ачык күрсәтә: урам чуалышлары халык көткән нәтиҗәләрне беркайчан да бирми. Протест куәтле булса, җимерелү, вазгыятьнең кискен начараюына гына китерә ала, тормышны уңай якка үзгәртми. Халык никадәр генә якты хыяллар белән урамнарга чыкмасын, йөрәкләрдә романтика никадәр генә кайнамасын, ахыргы нәтиҗәләр һәрвакытта да еларлык була. Хакимияткә килгән яңа көчләр элеккеләренә караганда да явызрак сәясәт алып бара башлый. Ливиягә карагыз: ил озакка сузылган гражданнар сугышында, Туниска карагыз: ризасызлык ун елдан соң да дәвам итә. Мисырга караш ташласак, элеккесеннән күпкә канлырак диктатура ил белән идарә итүен күрәбез. Тормышны уңай якка үзгәртүнең кагыйдәсе бөтенләй башка: күпчелек намуслы юл белән яшәүне сайламыйча торып, хәл яхшыга үзгәрми. Җәмгыять үсешенең асыл законы шундый: кешеләр үзләрен үзгәртмәсә, Аллаһ аларның хәлен үзгәртми.

Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү