Пандемия чорында иң кирәклегә әйләнгән хезмәтләрне билгеле

Пандемия вакытында өйдән торып эшләүгә күчү яңа төр хезмәт күрсәтүләрнең үсүенә китергән. Инде байтак чикләүләр алынганнан соң да аларның кайберләренә ихтыяҗ сакланып кала бирә.

“РИА Новости”, “Авито” бушлай белдерүләр урнаштыру сервисы мәгълүматларына таянып, шулай дип хәбәр итә.
Сервис белгечләре әйтүенчә, 2020 елда ихтыяҗ иң зур булган хезмәт – ул да булса “йөк ташу һәм транспорт хезмәтләре күрсәтү”.

Аңа ихтыяҗ – 38 процентка, тәкъдим – 21 процентка арткан. Ә инде транспорт хезмәтләре күрсәтүгә ихтыяҗның үсүе товарларны өйгә китереп бирү һәм күченүләргә (мәсәлән компанияләрнең – арзанлырак офиска яки гаиләләрнең – шәһәр читенә) бәйле.
Икенче урында – “төзелеш һәм ремонт”. Бу хезмәтләргә ихтыяҗ шундук 37 процентка, ә тәкъдим – нибары 3 процентка гына үскән.

Моннан тыш 2020 елда бушлай белдерүләр сервисында җыештыру-чистарту хезмәтен эзләүчеләр алдагы елдагыга караганда 65 процентка күбрәк булган, шул ук вакытта тәкъдимнәр 36 процентка гына арткан. Хезмәтнең бәясе дә 1,5 тапкыр үскән. Моннан тыш онлайн-курслар үтүгә һәм уку-өйрәнүгә ихтыяҗның артуы (31 процентка, ә тәкъдим – 29 процентка) билгеләнгән. Әмма хакы үзгәрмәгән.
Узган елда “Авито”дагы иң популяр товарларга килгәндә, медицина битлегенә, диван, телевизор, суыткыч, ноутбук, өстәл, iPhone, велосипед һәм кроссовкага иң зур ихтыяҗ булган.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү