Вәсилә Фәттахованың ире: «Миңа хатын гына түгел, балаларыма әни булырлык кеше кирәк»

Бүген популяр җырчы Вәсилә Фәттахованың бакыйлыкка күчүенә 5 ел булды. 2016нчы елның 26нчы гыйнварында бәби тапканнан соң, хәле авырайган җырчы сабыен кулына алып сөя дә алмыйча мәңгелеккә күзен йомды.

Җырчының ире Илгез Габдерәкыйпов инстаграмда: «Әнисез 5 ел», — дип Вәсиләнең фотосын куйган һәм пост урнаштырган.

Илгизгәне еш кына башка хатын-кызлар белән таныштырырга теләүләре турында язган, Матбугат ру. «Ләкин миңа хатын гына түгел, балаларыма әни булырлык кеше кирәк. Ә моны сайлау — бик авыр», — ди Илгиз. Ул Кәримнең әнисен бик сагынуын әйтә. «Алар Вәсилә белән аерылмый иде. Әнисен бик сагына. Спортны бик ярата. Ә кызым Камилә әнисенә охшаган, музыкага тартыла», — ди ул.

Илгизгә балаларын тәрбияләргә әти-әнисе бик ярдәм итә. Ләкин алар да олыгая, шунлыктан киләчәктә үз көчеңә генә ышанырга туры килерп, ди ул.

«Вакыт яраларны төзәтә, дисәләр дә, ризалашмыйм. Әле һаман сызлый ул яра», — ди Илгиз.

«Матбугат»


Фикер өстәү