Рөстәм Миңнеханов белән Камил хәзрәт Сәмигуллин ислам динен кабул итүнең 1100 елллыгын уздыру хакында сөйләште

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин белән очрашты.

Очрашу Рөстәм Миңнехановның Хөкүмәт йортындагы эш кабинетында узды, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте.

Агымдагы елда һәм аннан соңгы елларда булачак чаралар, шул исәптән, Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга (2022 елда) әзерлек һәм аны оештыру мәсьәләләре, башка вакыйгалар турында фикер алышынды.

Моннан тыш, бүген Рөстәм Миңнеханов Болгар ислам академиясе ректоры вазыйфаларын башкаручы Айнур Тимерханов белән очрашты.

Филология фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр Академиясе мөхбир әгъзасы Айнур Тимерханов 2021 елның 15 гыйнварында академияне гамәлгә куючылар советы утырышы нәтиҗәләре буенча, югары уку йорты ректоры вазыйфаларын башкаручы итеп билгеләнде.

Рөстәм Миңнеханов белән Айнур Тимерханов Болгар ислам академиясенең үсеш перспективалары хакында сөйләште.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте һәм Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте белән берлектә академияне гамәлгә куючыларның берсе булып тора, Болгар ислам академиясе эшчәнлегенә һәрьяклап ярдәм күрсәтә. Югары уку йорты Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Республикасы җитәкчелеге ярдәме белән оештырылды.


Фикер өстәү