«Бар иде батыр чаклар». Көмеш бәйгедә… хәтер яңарту

Балтачта район хакимияте башлыгы призына көрәш ярышлары узды. Егерме бишенчесе. Яңа исемнәр, яңа батырлар да булды. Элекке батырлар да үзләренең әле бик «элекке» түгеллеген күрсәтте. Сүзем болар хакында түгел. Әлеге ярышлар нигәдер күңелдә элекке хатирәләрне кузгатты.

Бүген инде һәркайда спортка, көрәшкә зур игътибар бирелә, әмма ул елларда әле район башлыгы призына болай зурдан кубып көрәш ярышлары үткәрелү сирәк күренеш була. Балтачның көрәш белән яшәгән еллары була шул бу.  Балтачны бөтен республикада таныткан, матур көрәшләре, үзләренә генә хас алымнары, күпсанлы, мәртәбәле җиңүләре белән республика көрәш тарихына кереп калган  көрәшчеләребез генә дә ике дистәләп була ләбаса.

Ул елларда бездә һәркем көрәш белән авырды дисәм дә арттыру булмас, Сабантуйларга да күпләр көрәш карар өчен генә йөрде дип беләм. Абыйлы-энеле Габделфәрт һәм Илдар Рәфыйковлар, көндәшләре «хәтәр» кушаматы таккан Дамир Сафиуллин,  Рифкать Хөсәенов, Рафис Насыйбуллин, Рәдис Галләмов,  Сәйдәш Мәгъсүмов, соңрак Айдар Хәйретдинов, Ранил Габдрахманов… – билгеле, легендар көрәшчеләребез болар гына түгел. Алар көрәшкән чорда да, аларга кадәр дә безнең көрәшчеләр республикада иң-иңнәр булды. Бөрбаштан Васил Гарифуллин мәктәбенең даны еракларга таралды. Алар үрнәгендә башка мәктәпләрдә дә көрәш секцияләренә игътибар артты, колхоз җитәкчеләре түләүле тренер штатлары булдырды. Нәтиҗәдә берьюлы берничә төбәктә берсеннән-берсе көчле көрәшчеләр үсеп чыкты. Герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә газетабыз гамәлгә куйган ярышларда (шулай ук  республика күләмендәге башка бәйгеләрдә дә – балалар, яшүсмерләр, өлкәннәр арасында үткән һәр бәйгедә бит ул!) чемпион калучыларның абсолют күпчелеге безнекеләр була иде. Кызганычка, бер чорда менә шушы чылбыр өзелде. Балтач феномены булган бу җиңүләр чоры үтте.

Спорт исә өзеклекне яратмый. Изге урын буш тормый дигәндәй, ул чорда, киресенчә, башка урыннарда көрәшкә игътибар артты һәм Балтач үзенең данын югалтты. Югалтканны кире кайтару һәр очракта кыен. Соңгы дистә еллап вакыт эчендә көрәшкә кабат зур игътибар бирелсә дә, батырлар тиз генә үсми шул. Шөкер, беренче нәтиҗәләр күренә башлады (гомуми еллык нәтиҗәләр буенча район лидерлар сафына менде, әмма элекке шанлы җиңүләр кире кайтсын өчен тырышасы да тырышасы әле). Иң элек балалар, яшүсмерләр көрәшенә игътибарны арттырып дөрес эшләде кебек җитәкчелек. «Районда бик көчле яшь көрәшчеләр үсеп җитте, тагын берничә елдан алар  зурлар көрәшенә чыккач, безнең бу егетләргә тиңнәр булмас, Балтачның элекке даны кире кайтыр дип уйлыйм», – ди әнә легендар көрәшче Рифкать Хөсәенов.

Рифкать – район Сабан туенда  алты тапкыр баш батыр калган,  бик күп тапкыр республика бәйгеләрендә җиңгән көрәшче. Данлы еллар турында истәлекләре күп аның.

– Бер елны район Сабан туена данлыклы пәһлеван Рөстәм Мухамов килде. Баш батыр исеме өчен аның белән көрәшергә туры килде. Ул – 140, мин 100 килограмм идек. Җиңдем бит аны. Безнең чорда бит авырлыклар хәзерге кебек бүлгәләнми иде. 80 килограмм авырлыктагылар да 100, 120, 140 килограммлылар белән бил алышты. Ул елларда да бик хәрәмләшкән кешеләр булды. Әнә шундый көндәш туры килгән бер ярышта, ул махсус аягыма төшкәннән соң, җитди имгәнеп, спорттан китәргә туры килде. Дөрес, уңайланганнан соң ун еллап көрәштем, тик элекке дәрәҗәгә кайтып булмады. Иң зур җиңүләрем 80, 100 килограммда булды. Хәзер көрәшәсем килә димәс идем, күрәсең, минем лимит беткән булган. Шулай да көрәштән читтә түгел әле: төрле бәйге-ярышларда, Сабантуйларда  хөкемдар мин…

20 еллап көрәшкән, үзе әйткәндәй, «кая барса да, беренчелекне бирмәгән» Илдар Рәфыйков та: «Яшьләр бик әзерлекле, бик өметле. Шөкер, дүрт улым да көрәшә», – дип сөенә.

Өч спорт мастеры биргән гаиләдә туып-үскән, данлыклы көрәшче биш бертуганның олысы, 1973 елда районыбызда иң беренче булып Россиянең спорт остасы исемен алган, 1964 елдан 2016 елларга кадәр көрәшкән (яшүсмерләрдән башлап ветераннар көрәшенә тикле) Фәрит абый Әхмәдиев тә әле дә районда үткән һәр бәйгедә катнашырга тырыша. Бертуган Әхмәдиевләр дә шактый еллар инде үз призларына яшүсмерләр арасында көрәш ярышлары үткәрә. Районда мондый бәйгеләр күп. Һәм алар барысы да файдага гына.

Үзенең матур көрәше, гадилеге, тыйнаклыгы белән тамашачылар мәхәббәтен яулаган Айдар Хәйретдинов – бүген инде район башкарма комитеты җитәкчесе. Көрәшче булмаса да, көрәшкә гашыйк район башлыгы Рамил Нотфуллин янәшәсендә аның булуы бу уңайдан күпкә өметләнергә нигез бирә кебек.

– Мин район Сабан туенда 7 тапкыр баш батыр калдым, ә авылныкыларны санап та бармаганмын, республика бәйгеләрендә җиңүләр дә шактый (әле Россия күләмендә һәм билбау көрәшендә дөньякүләм бәйгедә җиңүен дә өстәргә кирәк. – Авт.). 9 яшемдә көрәш белән шөгыльләнә башладым. Минһаҗ бабам, әтием, абыем Айнур да көрәшчеләр иде, алардан башка да нәселебездә көрәшчеләр күп. Тренерым Дамир абыйның да роле, йогынтысы бик зур булды, билгеле. Илдар Рәфыйков, Рифкать Хөсәенов, Дамир Сафиуллин, Айдар Гәрәевләрнең көрәшен бик ярата идем. Хәрәмләшүне белми торган, чиста, матур алымнар белән гадел җиңә торган егетләр иде алар. Үзем дә шулар кебек көрәшергә тырыштым. Көрәштән китүемнең төп сәбәбе даими шөгыльләнергә вакыт җитмәү булды. Билгеле, әле дә Сабантуйларны, бәйгеләрне чабыш аты кебек көтәсең, әмма көрәшәсе килә дип кенә мәйданга, келәмгә чыгып булмый. Аңа җитди, ныклы әзерлек кирәк. Балтачыбызның элекке данын бик тә кайтарасы килә. Ул хыял чынга ашар дип ышанабыз, – ди ул.

Гөлсинә Хәбибуллина


Фикер өстәү