Татарстанга ял итәргә килүче туристлар саны кимегән, ә озаклап кунак булучылар арткан

2020 елда коронавирус пандемиясеннән иң зур зыян күргән өлкәләр арасында туризм да бар. Татарстан да искәрмә түгел: 2019 елда республиканы 3,6 миллион кеше күреп китсә, 2020 елда, туристлар агымы 47 процентка кимеп, 1,9 миллион гына кеше килгән. Бу хакта Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты коллегиясенең йомгаклау утырышында хәбәр иттеләр.

– Апрель аенда ике атна эчендә туристлар агымы нульгә төште, туризм исә икътисадның яңа коронавирус инфекциясе таралу аркасында иң зыян күргән тармакларыннан берсе булды: дөньяда халыкара сәфәрләр саны 70 процентка кимеде, – дип белдерде комитет рәисе Сергей Иванов.
Туристлар агымы кимүгә карамастан, Татарстанда туристлар, узган ел белән чагыштырганда, ике тапкыр озаграк кунак булган. Бу исә кунакханәләргә, рестораннарга һәм башка туристик индустрия объектларына уңай тәэсир иткән.
Республикада туристлар арасында яхшы инфраструктуралы «Кама трофее», «Свияжские холмы» комплексларына кызыксыну арткан, ә иң популяр ял итү урыннары булып Алабуга шәһәре һәм Кама Тамагы табылган.
– Ел авыр узуга карамастан, республика территориясендә туристлык инфраструктурасының яңа объектлары һәм яңа туристик маршрутлар – башкалада кунакханәләр, Яшел Үзән районында глэмпинг, Балык Бистәсе районында эко-парк ачылды, – дип сөйләде Сергей Иванов.
– Соңгы тугыз ел эчендә мондый күрсәткечләрнең булганы юк иде әле. Бүген туризм ил икътисадында төп рольләрнең берсен уйный. Туризм комитетына туризм өлкәсендә илкүләм проектлар булдыруда активрак катнашырга, әлеге индустрияне үстерү буенча үз программаларын тәкъдим итәргә кирәк, – дип белдерде Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев.
2020 елда Татарстандагы туристик маршрутларның иң еш кунаклары якын тирәдәге төбәкләрдән килгән туристлар һәм татарстанлылар үзләре булган. Әлеге категория туристларның яңа төр ихтыяҗларына җавап бирү өчен, дәүләт комитетында «В гости соседям», Татарстанның 11 районындагы маршрутларны үз эченә алган «1001 удовольствие за выходные» һәм «2+1» проектлары булдырылган. Соңгы проекттан файдаланган турист, билгеле бер кунакханәнең сайтында ике төнгә бронь алган очракта, бер төнен бушлай куну, ә 12 яшькә кадәр баласы булганнар аны бушлай урнаштыру мөмкинлегенә ия.
Татарстан территориясендә туристлар сарыф иткән акча күләме дә сизелерлек кимегән: 2020 елның тугыз аенда ял итүчеләргә 13,7 миллиард сумлык хезмәт күрсәтелгән. 2019 елда әлеге күрсәткеч 21,7 миллиард сумны тәшкил иткән.
Йомгаклау коллегиясендә комитетның 2021 елга куйган бурычларына да тукталдылар. Алар арасында «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» милли проектын гамәлгә ашыру һәм туристлар агымын арттыру, Татарстан территориясендә экологик һәм шәһәр яны туризмын үстерү, туризм өлкәсен цифрлаштыру бар. Моннан тыш, комитетның тагын бер бурычы – потенциаль туристларның кызыксынулары: йөгерү, йога, бию, интеллектуаль уеннар һәм башкаларны исәпкә алып, яңа төр чаралар булдыру. Сергей Иванов фикеренчә, Татарстанның моның өчен мөмкинлекләре күп.
– Мәдәният булган җирдә туризм да үсә. Ә Татарстан өчен мәдәният – бүгенге көннең алыштыргысыз өлеше. Бездә бай мирас, мәдәният һәм традицияләр бар. Ә алар, һичшиксез, теләсә кайсы туристлык продуктының нигезендә урын алалар, – диде Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева.

Лилия Гыймазова


Фикер өстәү