Рөстәм Миңнеханов һәм Олег Матыцин Татарстанда спорт үсеше турында фикер алышты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе спорт министры Олег Матыцин белән очрашты. Очрашу Рөстәм Миңнехановның Татарстан Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды.

Оочрашуда спорт тармагын үстерү, шулай ук Казанда халыкара спорт чараларын оештыру һәм уздыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, дип ххәбәр итә Президентның матбугат үзәге.

Олег Матыцин Казанга 2022 елгы Бөтендөнья кышкы олимпиадасына әзерлек һәм аны уздыру буенча республика оештыру комитеты утырышында катнашу өчен килде. Россия спорт министры Татарстан спорт министрлыгының йомгаклау коллегиясендә катнашыр дип көтелә.

 


Фикер өстәү