Милек сатканда Росреестрда теркәү бушлай булачак

2017 елдан республикада теркәлмәгән күчемсез милек объектларын һәм җир участокларын инвентаризацияләү башланган иде. Хөкүмәт йортында узган брифингта
Татарстанның җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин брифингны күңелле яңалыктан башлады.

Инвентаризация вакытында кешеләрнең элек җиргә дәүләт актлары, нотариус һәм БТИ документлары белән расланган хокуклары булуы ачыкланган. Элеккеге документлар бүген дә гамәлдә, ләкин милекне сату, арендага бирү, башка кешегә күчерү өчен аны Росреестрда теркәргә кирәк. Моңа кадәр мондый хокукларны теркәү өчен 350 сум күләмендә дәүләт пошлинасы түләргә кирәк булган. Быелдан исә бу хезмәт өчен түләргә кирәк булмаячак.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү