Бездә теркәлмәгән чит ил вакциналарын кадатмаска киңәш итәләр

Чит илдән алып кайтылган вакцинаны кадатып, үзеңне бик зур куркыныч астына куярга мөмкин. Аның Россиядә теркәлмәгән булуы гына да кешедә шундук шик уятырга тиеш. “РИА Новости” уздырган сораштыруда катнашучы белгечләр әнә шулай дип белдергән.

“Вакцинаның чит илдән ни дәрәҗәдә дөрес кайтарылуы, препаратның нәкъ менә этикеткасында күрсәтелгән җитештерүченекеме-түгелме, бракка чыгарылган партиянекеме-түгелме икәнен төгәл генә белеп булмый бит”, – дигән “Инвитро-Мәскәү” директоры Дмитрий Кондратьев.
Башка белгечләр дә шундыйрак фикердә. Әйтик, Corex Logistics компаниясе директоры Виталий Шахназаров да вакцинаның тиешле температурада илгә алып кайтылмау, шулай ук препаратның ялган булып чыгу ихтималын әйткән. Моннан тыш ул Россиядә теркәлмәгән препаратларны чит илдә легаль төстә сатып алып булмавын да әйткән.
Шул ук вакытта, белгечләр әйтүенчә, чит илдән алып кайткан вакцинаны кадату өчен табибны да табып булмаска мөмкин әле. Бер белмәгән вакцина кадап, кешенең тормышын куркыныч астына кую булып чыга ич бу.


Фикер өстәү