Илһамга Илһам лаек була алыр идеме?

Ел башы мәдәни вакыйгаларга бай булачак. Алар арасында яңалык буларак аерылып торганы – беренче тапкыр Илһам Шакиров исемендәге республика премиясен тапшыру. Быел ул өч кешегә олпат җырчыны искә алу кичәсендә тапшырылачак. Әлеге премиянең беренче ияләре – Татарстанның халык җырчысы Резедә Галимова, Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров, бөек җырчының туганы Флер Шакиров.

Әлеге премия нинди максатларны күздә тота, аерма һәм үзенчәлеге нәрсәдә? Илһам Шакиров премиясенә дәгъва кылучылар нинди сыйфатларга ия булырга тиеш? Белгечләрдән әлеге сорауларга ачыклык кертүләрен үтендек.

Кадим Нуруллин, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры:

– Тукай премиясенә сәнгатьнең төрле өлкәләрендә казаныш алган шәхесләр дәгъва кыла ала. Илһам Шакиров исемендәге премия  фәкать музыка өлкәсендә уңышларга ирешкән кешеләргә бирелә. Аның үзенчәлеге дә шундадыр, мөгаен. Ир-ат һәм хатын-кыз тавышы дигән номинацияләре нәкъ менә профессиональ музыка сәнгатен үстерү, оста вокалчыларны күтәрүгә юнәлтелгән. Миңа калса, ул җырчыларны югары белем алуга, нота танырга, классик әсәрләрне өйрәнергә этәрәчәк. Халыкчан башкару номинациясе исә халык арасыннан талантларны барлауга ниятләнгән иде. Быел җиңүчеләр билгеле инде, ә киләсе язда нигезләмәгә ниндидер дәрәҗәдә төзәтмәләр кирәк булачак. Чөнки бу өлештә сораулар туды. Кайбер профессиональ җырчылар да халыкчан башкару номинациясенә гариза юллаганнар иде. Без  исә бу номинациядә җәмгыятьтә җыр аша танылу тапкан кешеләр катнаша ала дип күзалладык.

Әлеге премия Илһам Шакиров исемен мәңгеләштерүнең иң олысыдыр, миңа калса. Татар булганда әлеге премия булачак.

Лидия Әхмәтова, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты:

– Профессиональ артистларга хөрмәт һәм игътибар үз вакытында күрсәтелсә, күңелле. Бөтен нәрсә үз вакытында булырга тиеш. Әйтик, Филүс Каһиров бу премиягә 100 процент лаеклы. Ул татарны республика күләмендә дә, чит илләрдә дә таныта. Илһам Шакиров та яшь җырчыларны күрә һәм бәяли белә иде. Аны бик күп җырчылар үзләренең остазлары дип саный. Илһам абый үз бәясен биргән җырчыларга халык җырларын, классиканы җырлау мәҗбүри дип әйтә иде. Мондый әсәрләргә исә киң диапазон, иркен сулыш кирәк. Эстрада җырларын җырлау җиңел, классик композиторларның әсәрләрен исә югары белем алмыйча, вокал серләрен белмичә башкарып булмый. Димәк, әлеге премия үзеннән-үзе татар эстрада сәнгатен күтәрәчәк дигән сүз. Шулай ук белемле җырчыларның кадере артачак.

Сәгыйт Хәбибуллин, Казан дәүләт консерваториясе профессоры:

– Әлеге бүләкне Тукай премиясе белән бер дәрәҗәдә дип саныйм. Чөнки ул вокал сәнгатендә зур казанышларга ирешкән җырчыларга тапшырылачак. Ул бик күптән кирәк иде. Чөнки Тукай бүләгенең максаты, таләпләре икенче һәм ул җырчыларга бик сирәк бирелде. Премиянең максатын иң асыл җырчыларның дәрәҗәсен күрсәтү дип күрәм. Быел беренче тапкыр бирелгәч, әлегә анда берничә дистә кандидат катнашты. Иң сөендергәне, чит төбәкләрдән дә катнашкан кешеләр булды. Бу инде зәвык мәсьәләсенә битараф булмау дигән сүз. Ә бит күп еллар инде эстрада хакында бәхәсләр бара. Сәхнәне җырлаучылар басты, музыка мәктәбе, махсус урта белем, югары белем алган җырчылар күләгәдә калды. Халыкка да яхшы белән начарны аера белергә вакыт. Җиңүчеләрнең берсе – Филүс Каһиров. Нәкъ менә аны Илһам Шакиров традицияләрен дәвам итүче дип әйтеп була.

Фердинант Сәлахов, Татарстанның халык артисты:

– Безнең үз премиябез юк, шагыйрь премиясенә дәгъва кылу хакыбыз гына бар иде. Аңа лаек булучылар бармак белән генә санарлык. Шуңа күрә Илһам Шакиров премиясен рәсмиләштерүне тарихи вакыйга дип бәялим. Лаеклы кешеләр алды, миңа калса. Резедә Галимова – концертлары белән дөнья буйлап йөргән кеше. Татар телендә дә, дөнья классикасын да башкара. Аның репертуары бик киң. Илһам абый Резедә иҗатына бик хөрмәт белән карый иде. Халыкчан башкаруга килгәндә, Илһам абыйның яраткан туганына бирелде.

Илһам Шакиров исемен мәңгеләштерүдә бик күп эшләр башкарылды. Аның исемендәге концерт залы ачылды, мемориаль такта куелды, урам аның исеме белән аталды. Яңа Бүләктә зур музее ачылды, гомумән алганда, күп эш эшләнде. Алар арасында иң күркәме дип әлеге премияне әйтеп буладыр. Илһам Шакиров исемендәге премия лауреатлары аны дөнья буйлап пропагандалаячак.

Миләүшә Тәминдарова, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе:

– Премиянең әһәмияте әйтеп бетергесез зур. Татар халкының вокал мәктәбен, мелизматика характерын өйрәнгән кеше буларак, Илһам Шакировны корифей дип саныйм. Андый затлар гасырга бер генә туа дип тикмәгә генә әйтмиләр. Илһам Шакиров иҗатын матди булмаган мирас үрнәге дип саныйм. Шуңа күрә корифей исеме тирәсендә аның дәрәҗәсенә лаеклылар гына җыелырга тиеш. Әлеге премия җәһәтеннән берничә тәкъдимем бар. Премия кагыйдәләрендә катнашучының югары белем алуы мәҗбүри дигән кагыйдә бар. Шәхсән мин югары белемне талант дәрәҗәсе күрсәткече дип санамыйм. Илһам Шакиров үзе дә бит югары белемне шәхес булып формалашканнан соң ала. Димәк, аның талант дәрәҗәсе белем аркасында формалашмаган, киресенчә, югары дәрәҗәдәге талантына уку әллә ни зыян салмаган. Минем өчен беренче чиратта – талант, аннары – белем. Юкса, без халык арасында сәләтләрне эзләүдән туктар идек. Халыкчан башкару номинациясе буенча да сораулар күп. Ул аутентик башкаруны күздә тотамы? Алайса профессиональ башкару нәрсә булып чыга? Илһам Шакиров  премиясенә дәгъва кыласың икән, бельканто башкару кирәк дигән сүзме? Халыкчан башкару  ул  – жанрмы, әллә башкару сыйфатымы? Сораулар күп. Премия нигезләмәсе хәзерге хәлендә калса, исән булса, Илһам Шакиров үзе дә дәгъва кыла алмас иде. Чөнки ул беркайчан да бельканто җырламаган. Музыкаль белеме булмаган Динә Гарипова да, Әлфия Авзалова да, Хәмдүнә Тимергалиева да лаек булмас иде әлеге премиягә. Ә бит нәкъ менә алар лаек булырга тиеш бу премиягә. Чөнки ул иң беренче чиратта халыктан чыккан талантны күз алдында тота. Шулай булганда гына бу бүләк Илһам Шакировка якын булыр иде. Моң, моң, диләр барысы да. Нәрсә соң ул моң? Жанр буларак юкка чыгып барган озын көй инде ул – моң. Аны җырлар өчен гаҗәеп дәрәҗәдәге тавыш мөмкинлекләре кирәк. Менә шундый мөмкинлеккә ия затлар Илһам Шакиров премиясенә лаек.

Гөлинә Гыймадова


Фикер өстәү