Салым акчасын кире кайтару җиңеләя

Дәүләт Думасы, салым органына барып тормыйча гына, физик затлар кеременә салым (НДФЛ) буенча “вычет”лар кайтару турында закон проектын беренче укылышта кабул иткән. Проект законга әйләнгән очракта, салым хезмәте сайтындагы шәхси кабинет аша гына да документ алырга мөмкин булачак.

Шул ук вакытта салым декларациясен тутыру һәм документлар җыю мәшәкате дә юкка чыгачак. Федераль салым хезмәте белгечләре боларның барысын да үзләре эшлиячәк.
Закон проекты торак сатып алу, ипотека буенча процентлар түләү чыгымнары буенча “вычет”ка, шулай ук инвестицион “вычет”ка кагыла.
Проектка аңлатма язуыннын күренгәнчә, бу гади халыкны документлар тутыру мәшәкатьләреннән азат итү генә түгел, бәлки әле салым акчасын кире кайтару вакытын да киметәчәк. Бүгенге катлаулы икътисади шартларда монысы да бик мөһим.


Фикер өстәү