Бүген Түбән Камада “Блокада ипие” акциясе уздырыла.
15-16 сәгатьләрдә шәһәрнең җиде мәйданында тере инсталляцияләр (вакыйганы җанландыру) барлыкка киләчәк. Чарада катнашкан һәм теләге булган һәркем “блокада ипие” дип тарихка кереп калган бер көнлек норма — 125 грамм ипидән авыз итә ала.
— Бу бүгенге җитеш тормышта яшәвебездән канәгать булмаганнар өчен уйланырга бер сәбәп булыр, — дип яза Түбән Камадагы хәбәрчебез.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat