Казакълар / казахлар

Татарча сөйләшәбез

Төрле ил атамаларының татарча дөрес язылышы турында сөйләшүне дәвам итик. Чиратта безнең төрки кардәшләребез яши торган Казахстан Республикасы.
Казах, Казахстан сүзләренең татарча язылышы турында тавыш чыгарып бәхәсләшмиләр. Әмма матбугат чаралары һәм сүзлекләр бу мәсьәләдә ике позициягә бүленә. Берәүләр казах, Казахстан дигән язу традициясен дәвам итсә, кайбер авторларда казакъ, Казакъстан варианты күренә. Татарча Википедия, мәсәлән, соңгы язылышны хуп күрә.

Аңлашыла ки, казах дигән милләт дөньяда юк. Алар үзләрен қазақлар дип атыйлар. Ягъни милләтнең исемендә каты [къ] авазы бар. Советлар дәүләте төзелгән чорларда қазақларны казаклардан аерыр өчен казах дигән язылыш кертелә. Бу – тулысынча ясалма термин.
Шулай итеп, әлеге сүздә «Х» хәрефен куллану тарихи яктан бик үк гадел түгел. Ләкин катылык билгесе белән «К» кую да бәхәсле. Эш шунда ки: татар телендә [к] һәм [къ] авазларының икесен дә бер үк «К» хәрефе белдерә. Шуңа күрә орфография күзлегеннән караганда казаклар, Казакстан дип язу дөресрәк булыр иде.
Әлеге дә баягы рус казаклары аркасында бу вариант та безгә туры килми. Шуңа күрә гамәлдәге орфография кагыйдәләрен бераз бозып, тарихи гаделлекне кайгыртырга туры килә: казакъ теле, казакъ халкы, Казакъстан.
Рәсми текстларда Казахстан варианты саклана. Гомумән, ил исемнәренең татар телендә рәсми язылышын Дәүләт Советы яки Министрлар Кабинеты аерым карар белән расларга тиеш дип саныйм. Дипломатик протокол шуны таләп итә.

Азәрбайҗан/Әзербәйҗан
«Кавказ татарлары», «әзериләр» үз дәүләтен Azərbaycan – Азәрбайҗан дип атаса да, татар телендә Әзербәйҗан язылышы да еш кулланыла. Татар теленең язма корпусында «Азәрбайҗан» сүзе 4827 тапкыр очрый. «Әзербәйҗан» исә 1035 тапкыр кулланылган. «Әзербайҗан» варианты тагын да популяррак – 2300ләп очрак теркәлгән. Күп матбугат чараларында һәм рәсми җыентыкларда да соңгы язылыш кулланыла.
Хакыйкать кайда яшерелгән соң? Әлеге дә баягы чыганак телгә таяну принцибына кайтсак, Азәрбайҗан дип язуның дөреслеге бәхәссез. Татар теленең сингармонизм законы язылышта бозылса да, әйтелештә авазлар, гадәттә, нечкәртелә.


Фикер өстәү