Рәссам Зөфәр Гыймаев: «Салих Сәйдәшевнең, сине кызлар яратачак, дигәне үсендерде»

Туры сүзле рәссам. Аяклы энциклопедия. Татарстанның халык, Россиянең атказанган рәссамы Зөфәр Гыймаев – әнә шундый сирәк шәхесләребезнең берсе. 28 гыйнварда «Хәзинә» галереясында аның «Рәсем сәнгате – минем мәхәббәтем» дигән күргәзмәсе ачыла. Шул уңайдан әңгәмә оештырдык.

– Зөфәр абый, иҗатыгызда төп картина дип кайсысын әйтеп була?
– Төп картиналар бер генә түгелдер ул… Алар арасында күп кешегә ошаганы – мөгаен, «Әбигә хат килде» картинасыдыр. Әмма аны ул вакыттагы иҗат остаханәсе җитәкчесе Харис Якупов ошатып бетермәде. Янәсе, бик гади тема. Ул вакытта КамАЗ эшчеләрен ясау актуаль иде. Ни гаҗәп, «Зур Идел» һәм Мәскәүдәге Бөтенроссия күргәзмәләрендә ул зур резонанс алды. Аны газеталарга бастырдылар, китапларга керттеләр. Картинаны хәтта Россия һәм СССР мәдәният министрлыклары сатып алырга теләде. Ләкин Харис абый сатарга ирек бирмәде. Әлеге картина 1979 елда, иҗат остаханәсендә, Харис абыйга темасы ошамагач, аңа күрсәтмичә генә бик кыска вакыт эчендә язылды. Аны күргәзмәләргә теләп алалар иде. Менделеевскиның мәдәният бүлеге җитәкчесе, безгә күчермәсе булса да ярый, дип сорагач, икенчесен ясарга туры килде. Сатылган беренче картинам әнә шул булды. Ул акчаны әнигә алып бардым. Шатлыктан елады, әмма акчадан баш тартты. «Мин хәзер синең өчен тыныч, абыеңны, энекәшеңне онытма», – диде.
Шәхси күргәзмәгә кирәк булгач, әлеге картинаның оригиналын сорап, Фәрит Якуповка барган идем. Картинаны идәнгә җәйгәннәр… «Әтиең үз вакытында сатарга ирек бирмәде, син исә идәнгә җәйгәнсең», – дидем. Аңа реставрация ясарга туры килде.
Икенче яраткан юнәлешем – портретлар сериясе. Камал театры актерлары, язучылар, татар шәхесләре… Заманында Туфан абый үз портретын яраткан иде. Марсель Сәлимҗанов: «Туфан, чыннан да, үз портретын ошаттымы?» – дип кат-кат сорады. «Сезнең алдан гына карап китте, ошатты», – дигәч, «Мин сиңа үземне ясарга рөхсәт итмәс идем, Туфанның эчке дөньясын, хәтта авылча саранлыгын да күрсәткәнсең», – дип тел шартлатты.


– Портретларда кешенең холкын чагылдырганга, җанлы күренәдер алар…
– Төп принцибым да шул: кешенең эчке халәтен чагылдыру. Шуңа күрә портретларны бик озак, герой белән сөйләшеп эшлим. Ул уйлана, кайчак елмая, акрынлап аның күңел дөньясы ачыла. Бик уңайсыз әңгәмәләшеп эшләү, вакыт та сузыла, әмма ансыз булмый, аннан башка портретыңа җан иңми.
Салих Сәйдәшевнең портретларын өч-дүрт мәртәбә ясадым. Бик кадерле, якын кешеләремнең берсе. Абый белән дус иде, безгә килеп йөрде. Безнең яшәү шартлары начар, берничә гаилә бер бүлмәдә яшибез, әти – сугыштан кырысланып кайткан кеше. Салих абыйдан исә җылылык бөркелә иде. Аның каты кызгылт чәчләремнән сыйпавы, кул җылысы күңелдә озак сакланды, соңыннан Салих абый төшләргә керде. Бакыр чәчне кимчелек дип уйлап йөргәндә, малайлар «бакыр баш» дип котыртканда, аның, сине кызлар яратачак, дигәне үсендерде. Зыялылык мәктәбе булды ул миңа. Ишек кыңгыравына кечкенә балалар басса да, киенеп, галстугын бәйләмичә ишекне ачмый иде. Шул ук вакытта «халык» исемен йөртүчеләрнең трусикчан килеш ишек ачканы да булды.

Гөлинә Гыймадова

(әңгәмәнең тулы варианты – газетаның җомга санында)


Фикер өстәү