Рөстәм Миңнеханов: “Авылларда бер миллионга якын кеше яши, инвестицияләрне шунда да җибәрергә кирәк”

Татарстанга, икътисадны үстерү өчен, зур шәһәрләргә һәм киң колачлы проектларга гына түгел, авыр җирлекләренә дә инвестицияләр җибәрергә кирәк. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы коллегиясе утырышында шулай дип белдерде.

“Инвестицияләрне зур шәһәрләргә, зур мәйданчыкларга җәлеп итәргә мөмкин анысы, әмма безнең авылларда да бер миллионга якын кеше яши. Дәүләт башлыгы Россия икътисадын 5-6 процентка үстерү бурычын куйды. Моңа һәр төбәк үз өлешен кертергә тиеш”, – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
“Һәр муниципалитет бишәр генә эш урынын булдырса да әйбәт. Теләсә кайсы проект әйбәт, кешеләр өчен кирәк чөнки. Ә инде кеше үзенә эш табып, тагын әле кемнедер эшле итә икән – монысы инде бөтенләй дә әйбәт”, – дип басым ясап әйтте ул.
Президент шулай ук коронавирус пандемиясе шартларында республика инвесторлары һәм чит илләрдәге партнерларыбызның мөмкинлекләре чикләнелүен, моның исә эчке базарга этәргеч бирүен, төбәкара инвестицияләргә юлны киңрәк ачуын искәртте.


Фикер өстәү