Татарстанга илнең башка төбәкләреннән килгән инвестиция күләме арткан

Коронавирус пандемиясе аркасында узган ел Татарстанга илнең башка төбәкләреннән килгән инвестиция күләмпе 13,7%ка арткан. 2020 елның гыйнвар-сентябрь айларында аларның күләме 18,3 млрд сум тәшкил иткән. Бу хакта Татарстанның Инвестицион үсеш агентлыгы уздырган йомгаклау утырышында билгеле булды.

Мәскәүдән килгән инвестиция күләме – 13,6% ка, Санкт-Петербургтан – 17,7%ка, Мәскәү өлкәсеннән килгәне 2,6 тапкырга арткан. Әлеге үзгәрешнең төп сәбәпләреннән берсе дип электрон сәүдәне телгә алдылар.
9 айда чит илләрдән кергән инвестицияләр күләме исә 376,4 млн долларны тәшкил иткән. Германия, Нидерланд, Төркия һәм Финляндия чит илләрдән төп инвесторлар булып санала. Агентлык җитәкчесе Талия Миңнуллина. Kastamonu, Polimeks, YIT, Drylock Technologies, 3М һәм Хаят Кимья кебек компанияләрне аерым телгә алды.


Фикер өстәү