Ковид-госпитальләрдә ятаклар саны киметелә

Әмма әле бер генә хастаханә дә коронавируслы сырхауларны дәвалаудан читләштерелми.
Татарстанның медицина оешмаларында ковид-19 инфекциясе йоктыручылар өчен ятак-урыннар мәсьәләсе агымдагы хәлдән чыгып хәл ителә, буш ятаклар алынып, башка бүлекләргә бирелә. Республика сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

— Ятак-урыннар фонды белән килеп туган хәлләр ничек таләп итә – шулай эшлибез. Ковид-госпитальләрдә бушап калган ятак-урыннарны киметәбез. Әмма без теге яки бу ковид-госпитальне коронавируслы сырхауларны дәвалаудан читләштермибез, бары тик мондый госпитальләрдә ятак-урыннар фондын гына киметәбез. Шулай итеп, планлы медицина ярдәмен, башка чирләрдән интегүчеләр өчен ятак-урыннарны киңәйтәбез, – дип билгеләп үтте Жаворонков.


Фикер өстәү