Хыянәттән соң никах яңартырга кирәкме?

– Ирем хыянәт итте. Безгә никах яңартырга кирәкме? Ул нинди очракта яңартыла?
Исемем редакция өчен генә.

Сорауга Кабан арты мәчетенең икенче имамы Сәлимҗан хәзрәт Домнин җавап бирде.

— Никах ул бит кием кебек искерми, яңартуга мохтаҗ түгел. Никах – ир белән хатын-кыз арасындагы шартларына туры китерелгән килешү. Менә шул килешү ул йә бар, яки юк. Никахны яңарту тормышны җанландырып җибәрә торган чара түгел. Бездә халык, сүзгә кереп, аралар салкынаеп аерым яши башлагач, кире кушылырга теләсәләр, никахны яңартыйк, диләр. Әгәр талак кылынмаса, никахны бетерергә теләп аерылышу мәгънәсенә туры килгән сүзләр әйтелмәсә, никахны яңартырга кирәк түгел. Гаиләдәге тавыш-җәнҗалны чишер өчен башка төрле ысуллар эзләргә кирәк. Ә инде әгәр тавыш купканда талак сүзләре ычкынса, шуннан соң озак вакыт аерым яшәсәләр, менә монда никахны чыннан да яңартырга түгел, ә киредән укытырга кирәк. Әлбәттә, һәр андый очракка никах укытыр алдыннан бөтен нечкәлекләре белән җирле казыйга мөрәҗәгать итәсе була. Ул никахыгыз дөресме, дәвам итәме яки тагын никах укытырга кирәкме икәнлеген ачыклап әйтер. Кайвакыт “хыянәт иткәч, никах яңартырга кирәкме?” дип сорыйлар. Зина никахны бозмый, ләкин үзара мөнәсәбәтләрне какшата.

 

Фото:  littletravel.ru


Фикер өстәү