Дамир Фәттахов: «Без митингка чыккан яшьләр белән аралашу яклы»

Татарстанның яшьләр эшләре буенча министры Дамир Фаттахов 23 гыйнварда митингка чыккан яшьләр белән очрашып, аларның фикерләрен тыңларга әзер булуы турында әйтте.

– Бу очрашу кирәк, без аңлашу яклы. Узган шимбәдә булган митингка бик күп үсмерләр һәм яшьләр чыкты һәм бу беркемне дә битараф калдыра алмый. Әлеге чара турында фикерләр күп һәм алар күп төрле. Шуңа күрә миңа анда катнашучылар белән очрашып, аларның сүзен ишетү мөһим. Шушы көннәрдә без акциядә катнашкан яшьләр, төрле берләшмә вәкилләре белән очрашачакбыз. Без санкцияләнмәгән митингларны хупламыйбыз. Әмма безгә яшьләрне борчыган сораулар буенча фикер алышу кирәк.


Фикер өстәү