Коронавирустан чит ил вакцинасы яхшыракмы әллә?

Кайберәүләр коронавирустан чит ил вакциналарын алып кайтып, монда танышларына кадата башлаган дип ишеттем. Ник алай эшлиләр икән? Чит илнеке яхшыракмы әллә?
Фирая апагыз. Казан

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгыннан бу сорауга түбәндәгечә җавап бирделәр:
– Чит илдә җитештерелгән бу вакциналар бездә теркәлмәгән. Аларның кайда, ничек җитештерелгәне, нинди шартларда сакланганы да билгесез. Мондый шикле вакциналар сәламәтлеккә зыян салырга мөмкин. Аларны безгә ничек алып кайтулары да зур сорау уята. Вакцина уенчык түгел, аны җайлы гына очкычка алып кереп тә булмый. Коронавирустан вакцина ясаткан кешеләр безнең хастаханәләрдә даими күзәтү астында тора. Ә сезгә билгесез вакцинаны кадаган таныш-белешегез бернәрсә өчен дә җавап бирми. Бөтен җаваплылык үз өстегездә калачак. Шуңа күрә коронавирустан хәзерге вакытта Россиядә гамәлдә булган, рәсми теркәлгән «Спутник V» вакцинасын гына ясатырга киңәш ителә. Якын арада яңа «ЭпиВакКорона» вакцинасы да кулланышка керәчәк.


Фикер өстәү