Марат Кәбиров тиздән чыгачак «Киллер» китабына тышлык сайлашырга чакыра

Узган ел “Казан утлары” журналы иң кызыклы һәм укучы яратып укыган әсәрләрне кесә китабы форматында чыгара башлады һәм Нәбирә Гыйматдинованың “Уйламаган көнем юк” повестен нәшер итте.

Бик уңышлы килеп чыкты, китап тиз арада сатылып бетте. Быел да да бу эш дәвам итә һәм журналның 2021 елдагы беренче эше — Марат Кәбировның “Киллер” повесте булачак. Китап әзерләнеп килә һәм сез аны тиз арада күрә алачаксыз. Заказларны “Казан утлары” журналына җибәрергә мөмкин.
Китап тышлыгының берничә вариантын тәкъдим иттеләр. Сезгә аларның кайсы ныграк ошый? Җавап языгыз, сез ни әйтсәгез — шул булачак, — дип яза язучы Марат Кәбиров инстаграмда.

Ә сезгә кайсы ошый?


Фикер өстәү